Маяк
+11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
25 август 2023, 18:30

Яңа сулыш алды

Районыбыздагы мәдәният объектлары һәрвакыт җыелышлар, бәйрәмнәр, төрдедән-төрле күңел ачу, ял итү чаралары уза торган авыл тормышының үзәге булып тора. Алар ел саен республикада тормышка ашырылучы программалар ярдәмендә төзекләндерелә.

Яңа сулыш алды
Яңа сулыш алды

Күптән түгел Анач авылында ремонттан соң мәдәният учагы үз ишекләрен ачты. Бу уңайдан биредә күркәм чара оештырылды.

Хәзер авыл клубы халыкны үзенең яңа кыяфәте белән сөендерә. Ремонттан соң бина заманча һәм матур, эчендә уңайлы, якты һәм иркен. Әйтергә кирәк, эшләрнең күп өлеше узган елда Урындагы инициативаларны яклау программасы чикләрендә башкарылса, быел “Бердәм Русия” сәяси партиясенең “Эшлекле гамәлләр” проекты буенча ишекләр алыштырыган.

Бәйрәм чарасында муниципаль район Советы секретаре Игорь Никифоров, Андреевка авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Әсхәт Закиров катнашып, изге теләкләрен юллады. Кичә концерт номерлары белән үрелеп барды. Район мәдәният сарае хезмәткәрләренең һәм авыл үзешчәннәренең чыгышын һәркем җылы кабул итте. Шулай ук чарага килүчеләр клуб алдында оста кулларның эшләреннән оештырылган күргәзмәне карап сокланды.

Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас: