Маяк
+11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
19 ноябрь 2023, 11:30

“Мин бәхетле туган авылымда!”

Авылда күп кенә җәмәгать эшләрендә башлап йөрүче РӘЗИФ ТӘЛГАТЬ улы юбилее уңаеннан әлеге тамаша оештырылды.

“Мин бәхетле туган авылымда!”
“Мин бәхетле туган авылымда!”

Авыл активисты, хезмәт ветераны Рәзиф Галиев оештырган әлеге концерт зал тутырып тамаша җыйды.

Рсай авыл мәдәният йортында “Мин бәхетле туган авылымда!” дип исемләнгән концертка халык зур кызыксыну белән килде. Авылда күп кенә җәмәгать эшләрендә башлап йөрүче Р ә з и ф  Т ә л гат ь ул ы юбилее уңаеннан әлеге тамашаны оештырды.

Рәзиф Галиев Рсай авылында туып-үсә. Бәләкәйдән ятимлек ачысын татый. Аңа өч яшь булганда, әтисе күзләрен мәңгелеккә йома. Колхозда сарык караучы, көтүче булып эшләгән әнисе кулында дүрт бала ятим кала. Гаилә искиткеч авырлыклар кичерә, әмма балалар бер-берсенә ярдәмләшеп, хезмәт сөеп үсә, мәктәптә белем ала.

Мәктәпне тәмамлагач, комбайнчы булып эшли Рәзиф Тәлгать улы. Арытаба Чехославакиядә механик-водитель булып, ике ел хезмәт итә. Армиядән соң, Ташкичү сигезьеллык мәктәбендә укытып йөргән егетне “Урал” колхозы рәисе Роберт Ибраһимов чакырып алып, Чиләбегә төзүчеләр әзерли торган курсларга җибәрә. Аннан соң, ул читтән торып төзелеш техникумын тәмамлый. Туган авылында бик күп төзелешләрне, су үткәрү кебек эшләрне зур тырышлык белән башкара. Р.Галиев лаеклы ялга чыкканчы, туган колхозында фидакарь хезмәт сала.

Хаклы ялга чыктым дип , кул кушырып утырмый ул. Актив тормыш алып бара. Соңгы берничә елда гына да ул искиткеч нәрсәләр эшләргә өлгерде. Авылны гөрләтеп, “Каз өмәсе” үткәрде, ел саен Төзүчеләр көнендә артистларны чакырып, капка төбендә концерт бирә, туган авылы Рсай турында җыр яздыртып, клип төшертте, әнисе турындагы шигыренә көй салдырды, авыл мәдәният йортында махсус хәрби операциядә катнашучыларның туганнары өчен кичә, районыбызның иҗатчыларын чакырып, алма бакчасында очрашу оештырды, республика, район басмаларында мәкаләләр чыгарды, Башкортстан Журналистлар берлегенә керде, авыл кешесенең үз ихатасындагы мең төрле мәшәкатен башкару белән беррәттән, тагын бик күп нәрсәләргә өлгерде. Ә иң зур эше – туган төбәге һәм аның кешеләре турында китап чыгарды. Аның аталышы үк барысын да әйтеп тора - “Мин бәхетле авылымда!”.

Концертта Уфадан шагыйрь-җырчы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәмил Чураголов, Радик Миңнебаев, Гөлсем Хөсәенова,

Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррир урынбасары Резеда Нуртдинова, Благовардан Рөстәм Вәлиев, Мәхмүт Ибраһимов, Алла Гыйльманова, Калтасыдан Фәнисә Зарипова, Дөмәйдән Рәфил Насыйпов, Дүртөйледән Галимҗан Шәйхуллин, Светлана Васикова, район үзәк китапханәсе каршында эшләп килгән “Илһам” әдәби-музыкаль клуб җитәкчесе Клара Хәлиуллина (мин) һәм әгъзалары Илгиз Әхмәтов, Эльмира Насртдинова катнашып, котлау сүзләрен моңлы җырлары, шигырьләре аша җиткерде. “Урал” җәмгыятенең генеральный директоры Елена Ибраһимова изге теләкләрен юллап, истәлекле бүләк тапшырды. Шулай ук бу көнне юбиляр котлаулар белән бергә Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы төбәк иҗтимагый оешмасының, “Кызыл таң” редакциясенең Рәхмәт хатларына ия булды.

Концертны шагыйрә Светлана Васикова эчтәлекле итеп алып барды.

Клара ХӘЛИУЛЛИНА, “Илһам” әдәби-музыкаль клуб җитәкчесе

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: