Маяк
-6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
20 август , 12:00

Халыкның милли рухын, гореф-гадәтләрен саклап

Соңгы дүрт елда мәдәният учреждениеләренең матди-техник базасын яхшыртуга төрле дәрәҗәдәге бюджетлардан 207 миллион сумнан артык акча юнәлтелде, 22 мәдәният объекты ремонтланды. Бүгенге көндә Югары Яркәйдәге Балалар сәнгать мәктәбен капиталь ремонтлауга (Югары Яркәй Советская 18 адресы буенча) Солнечная микрорайонында музыка мәктәбе төзүгә, Торачы, Татар Мәнәвезе авылларында 96 урынга исәпләнгән авыл мәдәният йортлары төзелешенә, «Үзәкләштерелгән китапханә системасы»н, М.Гәрәев ис. кинотеатр бинасын капиталь ремонтлауга проект-смета документацияләре әзерләнә.

Халыкның милли рухын, гореф-гадәтләрен саклап
Халыкның милли рухын, гореф-гадәтләрен саклап

“Хәзерге заманда нәкъ менә мәдәният һәм әхлакый кыйммәтләр җәмгыятебезнең төп нигезе булып тора”. (Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбировның Мәдәният һәм сәнгатьне үстерү мәсьәләләре советының беренче утырышындагы чыгышыннан (2022 елның 30 декабре).

«Мәдәният» илкүләм проектының «Мәдәни мохит» төбәк проекты кысаларында 2020 елдан алып федераль бюджеттан субсидияләр бирелеп, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәевның 2 музее, Андреевка авылының күп функцияле клубы һәм модельле китапханәсе, Шәммәт авыл клубы, район мәдәният сарае ремонтланды һәм җиһазландырылды, Ябалак авылының күпфункцияле клубы төзелде һәм җиһазландырылды.

2023 елда Урындагы инициативаларны яклау программасы буенча районның 3 проекты мәдәни-ял итү учреждениеләре файдасына узды. Бүгенге көндә Тәҗәй мәдәният йортында җылылык системасын алыштыру эшләре бара. Краснояр һәм Мари-Мәнәвезе авыл клубларын газ белән җылытуга күчерүгә әзерлек бара. Башкарылган эшләрнең гомум суммасы 5 миллион сумнан артык тәшкил итә.

«Бердәм Русия» сәяси партиясенең «Эшлекле гамәлләр» партия проектын тормышка ашыру кысаларында республика һәм урындагы бюджетлар исәбенә Теләкәй, Анач авыл клубларында ремонт эшләре башкарылды. Кадер авыл мәдәният йортына музыка җиһазлары сатып алынды. Узган елда «Эшлекле гамәлләр» проекты кысаларында башкарылган эшләрнең гомум суммасы 447 мең сум тәшкил итте.

2024 елда «Эшлекле гамәлләр» проекты кысаларында Аккүз, Илеш, Сеңрән авыл мәдәният йортларына 495 мең сумлык музыкаль җиһазлар сатып алынды. Узган елда мәдәният учреждениеләренең матди-техник базасын ныгыту буенча Дөмәй, Иске Кыргыз, Карабаш, Йонны, Иләкшиде, Лаяшты, Аккүз, Исәммәт авыл мәдәният йортларында 290 мең сумлык ремонт эшләре башкарылды. Анач, Аккүз, Йонны авыл мәдәният йортларына сәхнә киемнәре сатып алынды, район мәдәният сараеның алып баручылары һәм иҗат коллективлары өчен 1 миллион сумнан артык сәхнә костюмнары тегелде.

«Уңайлы мохит» республика программасы кысаларында гражданнарның мобиль төркемнәре өчен социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренә, ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев музеена субсидия бирелде. Планлаштырылган чараларга бинага өлешчә капиталь ремонт ясау, 731 мең сумлык махсус җиһазлар сатып алу кертелгән. 2024 елда Югары Манчар авыл клубына ремонт ясалды. Ремонтка акчалар халык, урындагы инициативаларны яклау һәм «Эшлекле гамәлләр» программалары буенча иганәчеләр көче белән, шулай ук мәдәният бүлегенең бюджеттан тыш акчалары бүлеп бирелде. Нәтиҗәдә, тәрәзәләрне, ишекләрне алыштыру, керү төркемен ремонтлау, бүлмәләрне косметик ремонтлау һәм электромонтаж эшләре башкарылды.

Рөстәм ӘХМАДИЕВ, район мәдәният бүлеге начальнигы:

-Безнең район мәдәни киңлекнең төрлелеге һәм үзенчәлеге белән аерылып тора. Монда төрле халыкларның гореф-гадәтләре, диннәре үрелеп бара. Милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүгә юнәлдерелгән мәдәни-агарту чаралары үткәрелә. Мәдәният хезмәткәрләре халыкның барлык социаль катламы игътибарын җәлеп итергә тырыша.

Узган елда төбәкара дәрәҗәдәге чаралар – «Ауаз» башкорт этник мәдәнияте һәм заманча сәнгатенең күп жанрлы ачык фестивале матур һәм киң колачлы узды. 27 апрель көнне район мәдәният сараенда өлкән буын кешеләренең «Мин сине яратам, тормыш» республика иҗат фестиваленең зона этабы узды. Шулай ук район мәдәният сараенда Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның тууына 75 ел тулуга багышланган «Исәнмесез, җилләр, туган җирләр» хәтер кичәсе узды. Чарада Башкортстан һәм Татарстан Республикаларыннан мөхтәрәм кунаклар катнашты.

Ел башыннан 98 патриотик акция һәм «Без бергә», «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!» чаралары уздырылды. Мәдәният учреждениеләре тарафыннан «Җиңү өчен! Безнекеләр өчен! Ватан өчен!» район марафоны кысаларында 22 хәйрия концерты оештырылды. Иҗади коллективлар һәм башкаручылар Украинадагы махсус хәрби операциядә Ватаныбызны саклаучы якташларыбызны яклап чыгыш ясады. Билетлар сатудан кергән акча хәйрия ярдәме рәвешендә хәрби хәрәкәтләр зонасында булган мобилизацияләнгән сугышчыларның ихтыяҗларына юнәлдерелде.

Район мәдәният сараенда мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Бәләкәй принцессалар балы» һәм «Бәләкәй рыцарьлар турниры» хәйрия чарасы узды.

Быел истәлекле дата - 1 март - Башкорт гаиләсе көнендә район мәдәният сараенда алтын һәм бриллиант туйларын билгеләп үтүче парларны хөрмәтләү тантанасы булды.

«Аек авыл» республика конкурсы кысаларында Теләкәй авыл клубында Русия Федерациясендә Гаилә елына багышланган «Гаилә — бәхет ачкычы» бәйрәме узды. Чарада сәламләү сүзе белән БР Башлыгының иҗтимагый башлангычларда табигать ресурсларыннан файдалану һәм экологик хәвефсезлек мәсьәләләре буенча киңәшчесе Рәсих Хәмитов чыгыш ясады.

Агымдагы елда Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан Илеш районы муниципаль районында бренд (имидж) чарасы хупланды. «Икмәк-барысына да баш» республика фестиваль-конкурсы быел үтүе планлаштырыла. Шулай ук районның ел саен бренд чараларының берсе - «Минем кече Ватаным» авыл биләмәләре арасында үзешчән халык иҗаты фестивале җанлы үтә.

Мәдәни-ял итү учреждениеләрендә үзешчән халык иҗатының 216 клуб формированиесе эшләп килә (71 - балалар, 80 өлкәннәр өчен), 2153 катнашучы (575 бала, 726 өлкән кеше), 12 иҗат коллективы «Халык» һәм 4 «Үрнәкле» исеменә ия. 2023 ел башыннан үзешчән коллективлар, солистлар, балалар сәнгать мәктәбе укучылары 5 төбәкара конкурста, 29 республика, 32 Бөтенрусия, 9 төбәк, 19 халыкара конкурс һәм фестивальләрдә, 10 район конкурс һәм акцияләрендә актив катнашты.

Илеш талантлары тагын үзләренең иң яхшылар икәнлеген исбатлады. Гафури районының Красноусол авылында Зәки Мәхмүтовның тууына 90 ел тулуга багышланган башкорт озын җыры республика конкурсы узды. Район мәдәният сараеның мәдәни оештыручысы Ирина Хафизова җитәкчелегендә яшь йолдызлар - Вадим Валькаев «Ин яшь җырчы» номинациясенә ия булды, Ренат Мәхмүтов - 3 нче, Ленара Галиуллина 1 нче дәрәҗә лауреат булды. Гүзәл Габдекәева җитәкчелегендәге «Акбузат» үрнәк хореография ансамбле, Гүзәл Габдекәева һәм Альбина Гайфуллина җитәкчелегендәге «Илеш» фольклор ансамбле «Байык» башкорт биюе республика телевизион конкурсының 2нче турын уңышлы үтте.

Район мәдәният бүлеге 2022 елда Президент Мәдәни инициативалар фондының «Мирасны торгызу» яшьләр иҗади халык һөнәрләре этностудиясен төзү проекты белән 500 мең сумлык Грантын отты. Проектның төп максаты-традицион технологияләрне кулланып һәм өйрәтү мәйданчыклары булдыру аша халык һөнәрләрен һәм декоратив-гамәли иҗатны саклап калу һәм үстерү.

2022 елда район инвалидлар оешмасы район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы белән берлектә Президент грантлары фондының беренче конкурсында җиңүче булды. Балалар модельле китапханәсе базасында Президент грантлары Фонды тарафыннан тәкъдим ителгән Русия Федерациясе Президенты грантын кулланып, «Яктырак бул» арт-студиясен төзү проекты гамәлгә ашырылды. Шулай ук 2023 елда «Яктырак бул 14+» Президент грантлары фондының икенче конкурсында җиңүчеләр булды.

2022 елда «Башкортстан Республикасының бердәмлек һәм тынычлык өчен гаиләләр федерациясе» төбәк иҗтимагый оешмасы белән партнерлыкта «Progress» робототехника клубы проекты Президент грантлары фонды ярдәмен алды.

Гүзәл ГАЯНОВА.

Халыкның милли рухын, гореф-гадәтләрен саклап
Халыкның милли рухын, гореф-гадәтләрен саклап
Халыкның милли рухын, гореф-гадәтләрен саклап
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: