Маяк
+3 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
20 октябрь 2025, 11:55

«Алтын сапсан» - уникаль фестиваль

Республика җитәкчелеге эзлекле рәвештә Башкортстанда мәдәниятне үстерүдә зур ярдәм күрсәтә.

«Алтын сапсан» - уникаль фестиваль
«Алтын сапсан» - уникаль фестиваль

Башкортстан Республикасында зур мәдәни чаралар оештыру белән беррәттән, республика Башлыгы авылларда һәм җирле дәрәҗәдә мәдәнияткә ярдәм итүгә зур игътибар бирә. Мәдәни чаралар һәм фестивальләр саны арта, бу исә киң аудиторияне җәлеп итүгә һәм җирле осталар, артистларга үз сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә.
Сәнгать һәм мәдәният өлкәсендә квалификацияле белгечләр әзерләүгә юнәлдерелгән программалар аша төбәктә мәдәни белем бирүнең сыйфаты яхшыра.

Мәсәлән, 18-19 октябрь көннәрендә Күмертау шәһәрендә «Алтын сапсан» XIII Бөтенрусия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваль - конкурсы узды.

Гала-концерт һәм бүләкләү тантанасы хис-кичерешләр, алкышлар һәм якты чыгышлар бәйрәменә әверелде, ул бер тамашачыны да битараф калдырмады.

Быел фестиваль барлык рекордларны уздырды - оештыручылар 1500 гә якын гариза кабул итте, ялгыз номерлардан алып эре коллектив куелышларга кадәр. Барлык катнашучыларны һәм кунакларны санау мөмкин түгел диярлек иде, сәхнә һәм тамаша залы шулкадәр бай һәм күп кешеле килеп чыкты. Һәр чыгыш, һәр елмаю һәм һәр бүләкләү XIII фестивальне чын-чынлап искиткеч вакыйга итте.

Югары Яркәйдәге Балалар иҗаты үзәгендә укучылар да «Алтын сапсан» XIII Бөтенрусия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваль-конкурсында катнашып, призлы урыннарга лаек булды.
Балалар иҗаты үзәгенең “Вокал” берләшмәсе укучылары Ильмира Мостафина II дәрәҗә лауреат һәм Ильвир Мостафин III дәрәҗә лауреат булды (педаголары Ирина Хафизова).
Талантлы укучыларыбызны һәм аларның педагогларын җиңүләре белән котлыйбыз һәм ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска, яңа үрләр яуларга һәм үз көчләренә ышануларын телибез.
Бу җиңү алдагы уңышларга этәргеч булсын, ә талант һәм осталык тагын да күбрәк шатлык, танылу китерсен.

 

«Алтын сапсан» - уникаль фестиваль
«Алтын сапсан» - уникаль фестиваль
«Алтын сапсан» - уникаль фестиваль
Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас