Маяк
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
27 июнь 2022, 18:50

Тукранбаш (клевер) үләненең 7 төп дәвалау үзенчәлеге

Әлеге вакытта яланнарны, болыннарны ямьләп тукранбаш чәчкә атып утыра. Аның файдасы турында беләсезме?

Тукранбаш (клевер) үләненең 7 төп дәвалау үзенчәлеге
Тукранбаш (клевер) үләненең 7 төп дәвалау үзенчәлеге

*Сөякләрне нык тота: болын клеверы изофлавоннар белән баетылган, алар минералларның сөякләрдән юылуын һәм сыну куркынычын киметә.

*Шикәр диабеты белән көрәшә: ул кандагы шикәр дәрәҗәсен киметә, II типтагы шикәр диабеты барлыкка килүен кисәтә.

*Менопауз билгеләрен җиңеләйтә: клевер экстрактын кабул итү менопауза җиткәннән соң, хатын-кызларның гомуми торышында уңай чагылыш таба. Үсемлек әлеге чорның төп симптомнарын җиңеләйтә.

* Тире һәм чәч торышын яхшырта: клевер экстракты - тиренең тышкы өлешен яхшырту һәм пеләшләнү белән көрәшү өчен нәтиҗәле чара.

*Йөрәк һәм кан тамырлары сәламәтлегенә булыша: үсемлек кандагы холестерин дәрәҗәсен киметә һәм гипертония авыруын профилактикалауны тәэмин итә.

*Арыганлыкны бетерә һәм йокыны яхшырта: клевер йокысызлыктан интеккәндә һәм психик-эмоциональ талчыгу булганда ярдәм итә.

*Симерү куркынычын киметә: клеверның диетага өстәләүе ябыгырга һәм симерүне профилактикалауга ярдәм итә.

 

Автор:Лира Гареева
Читайте нас: