Маяк
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
25 сентябрь 2023, 15:05

Бәрәңге кабыгын чүплеккә атмагыз

Файдасы бар, белегез!

Бәрәңге кабыгын чүплеккә атмагыз
Бәрәңге кабыгын чүплеккә атмагыз

    Бакча уңдырышлы булсын өчен бәрәңге кабыкларын казып кертеп туфракны баетып булганын белә идегезме? Агроном һәм ландшафт дизайнерыАнастасия  Кофрижных бәрәңге кабыкларын чүплеккә атмаска киңәш итә. Аның киңәшенә ярашлы, бакчага казып кертелгән бәрәңге кабыгы җир туфрагын тагын да сыйфатлырак һәм уңдырышлырак итәргә булыша. Мондый ашламаны аеруча карагат (карлыган) ярата икән. Шулай иткәндә карагатның җимешләре эреләнә һәм баллана.

      Моннан тыш бәрәңге кабыгыннан төнәтмәләр дә ясарга мөмкин. Мондый төнәтмәне яшь үсентеләрне ныгыту өчен рассадаларга сибәргә мөмкин. Бәрәңге кабыгыннан махсус компост та ясап була. Агроном аңлатуынча, моның өчен зур гына савыт алып яртысына — су, калган яртысына бәрәңге кабыгы тутырырга кирәк. Аннары бу чараны табигый ашлама итеп кулланырга мөмкин.

   Чыганак

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: