Маяк
-4 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Мең дә бер киңәш
4 октябрь 2024, 12:05

Сарымсакны кайчан утыртырга?

Сарымсак утыртуны тотрыклы салкыннар башланганчы 3 атна кала төгәлләргә кирәк.

Сарымсакны кайчан утыртырга?
Сарымсакны кайчан утыртырга?

Безнең республика шартларында бу октябрь башларына туры килә. Көзен сарымсак тамыр җибәреп өлгерергә, шул ук вакытта тишелеп чыкмаска тиеш. Утыртканда зуррак тырнаклар сайларга тырышыгыз, сарымсагыгыз бик эре булып үсәчәк.
Ай календаре буенча 5, 6, 10, 11, 14, 15, 18, 19, 22, 23 октябрьдә сарымсак утырту өчен уңайлы көннәр санала.
Халык сынамышлары буенча, кошлар көньякка кузгалса, сарымсак утырту өчен яхшы вакыт җитә.
Тагын бер сынамыш: өрәңге яфракларын койды икән,көзге сарымсакны утыртырга була.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: