-4 °С
Кар
Алар барысы да коры булырга тиеш. Шуның өстенә бер рәт итеп кишер тезегез. Алар бер-берсенә тиеп тормасын. Кишер өстенә тагын ком, пычкы чүбе яисә башка нәрсә тутырыгыз. Шулай итеп кишерне катлап салып чыгыгыз. Өстән калын итеп тагын ком яисә башка әйбер тутырыгыз.
Кишерне пакетларга тутырып саклап була. Вакуумлы пакетларда яхшы саклана.
Кайчакта ике ысулны берләштереп тә була. Кишерне пакетка салып, арасына пычкы чүбе тутырып, ныклап бәйләп куярга була.
Кишерне суыткычка пакетка салып та айлар буена сакларга мөмкин. Шулай ук туңдыргычка турап яисә угычтан чыгарып, пакетларга салып, туңдырырга мөмкин.