Маяк
+11 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Новости
20 июнь , 09:03

Кешеләр саулыгы сагында

Бүген район үзәк дәваханәсе беренче дәрәҗәдәге күп профильле дәвалау-профилактика учреждениесе булып тора, аның составында 4 авыл табиб амбулаториясе һәм 58 фельдшер-акушерлык пункты эшли. 2021 елда учреждение структур үзгәрешләр кичерде

Кешеләр саулыгы сагында
Кешеләр саулыгы сагында

Округ буенча «акушерлык һәм гинекология» һәм «лаборатория диагностикасы» профильләре буенча өч дәрәҗәле эш системасы оештырылды, бу исә профильле койка-урынга җибәрергә һәм авыру буенча дәвалана торган пациентларның маршрутизациясен төгәл төзергә мөмкинлек бирде.

Коллективта бүген 483 кеше эшли, шул исәптән 75 табиб, 251 урта медицина хезмәткәре. Дәваханә коллективы елдан – ел яшь кадрлар-табиблар, фельдшерлар һәм шәфкать туташлары белән тулылана. Әйтик, 2021 елда районга 10 табиб килде. «Земский доктор» программасы буенча 4 табиб бер тапкыр бирелә торган пособие алды. Аларга хезмәттәшләре һәм пациентлар арасында абруй яулаган тәҗрибәле остазлар һөнәрен үзләштерергә булыша.

Безнең оешманың төп бурычы-беренчел медик - санитар ярдәм күрсәтү-дәваханәнә шартларында авыруларны ачыклау, дәвалау, профилактикалау, кискен һәм хроник авыруларны, хирургия һәм травматология патологиясен стационар дәвалау, акушер-гинекология ярдәме, балаларга медицина ярдәме, вакцинопрофилактика, стоматология һ.б.

Ел дәвамында районның дәвалау оешмаларында 200 меңнән артык амбулатор хезмәт күрсәтелә, 6 меңгә якын авыру стационар дәвалана, ашыгыч медицина ярдәме бүлеге 11 меңнән артык чакыруга хезмәт күрсәтә.

Без «Сәламәтлек», «Демография» өстенлекле илкүләм проектын тормышка ашыру өстендә эшләүне дәвам итәбез. Бу максатта балигъ булмаган балалар һәм ятим балаларны, өлкән яшьтәге кешеләрнең билгеле бер яшь категориясен диспансерлаштыру үткәрелә. Әйтик, 2021 елда өлкән халыкны диспансерлаштыру нәтиҗәләре буенча беренче тапкыр 574 авыру ачыкланган, шул исәптән яман шеш – 5 очрак, шикәр диабеты - 4, йөрәкнең ишемик авыруы – 8 очрак.

Авыруларны дәвалауның яңа ысуллары һәм заманча дару чаралары практикага даими кертелә, барлык дәвалау оешмаларында авыручыларга медицина ярдәме күрсәтүнең бертөрле дәрәҗәсен тәэмин итүче клиник тәкъдимнәр һәм авыруларны дәвалау беркетмәләре кертелә.

2021 елда COVID-19 яңа коронавирус йогышы белән барлыкка килгән йогышлы авыруларны профилактикалау, дәвалау һәм тарату буенча медицина ярдәме күрсәтүне оештыру эше дәвам итте. Халыкны яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинацияләү буенча эш алып барыла. Узган ел барлыгы 16 251 кеше вакциналаштырылган.

Яңа коронавирус йогышы таралуга бәйле катлаулы эпидемиологик хәлгә карамастан, Русия Сәламәтлек саклау системасы үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте, шул исәптән сәламәтлек саклау объектларын төзү, тиз төзелә торган модульле конструкцияләрне сафка бастыру, күчемсез милек объектларын сатып алу, капиталь ремонт, медицина җиһазлары һәм автомобиль транспорты белән тәэмин итү. Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләүнең төбәк программалары чараларын тормышка ашыру кысаларында район үзәк дәваханәсенең нур диагностикасы бүлеге очен җиһазлар – 2 эш урынына рентген диагностик "Диаком" комплексы сатып алынды, ул күкрәк читлеге органнарын, умыртка баганасын, буыннарны, табанны, баш сөяген һәм йомшак тукымаларны рентгенологик тикшерү өчен билгеләнгән. Әлеге комплекс санлы диагностик сурәтләрне генә алып калмыйча, аларны эшкәртеп, алган мәгълүматны алга таба саклау һәм тапшыру мөмкинлеге бирә. Моннан тыш, район үзәк дәваханәсенә 3 автомобиль кайтарылып, алар мөмкинлекләре чикләнгән пациентларны китереп җиткерү, шулай ук табибларны йөртү һәм паллиатив ярдәмнең патронаж хезмәтләре өчен билгеләнгән. Марин, Яңа Аю, Югары Юлдаш авылларында 3 модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелде. Бүгенге көндә Дөмәй авылында табиб амбулаториясе төзелеше тәмамлану алдында.

Ел саен район үзәк дәваханәсе «Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтә торган медицина оешмасының яңа моделен булдыру» проектында катнаша, ул пациентның мәнфәгатьләренең өстенлеген үтәүгә, медицина хезмәтләрен күрсәтүнең уңайлы шартларын тәэмин итүгә, медицина документациясе күләмен кыскарту һ.б., шулай ук сакчыл поликлиника принципларын кертүдә катнаша.

Бүген бәйрәмдә районның сәламәтлек саклау өлкәсендә иң лаеклы хезмәткәрләрне - поликлиника мөдире Әлфия Әхмәтова, Сеңрән фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры Гөлнур Мәрдиева, ашыгыч медицина ярдәме бүлеге фельдшерлары Фәйрүзә Садретдинова, Лилия Яримова, кабул итү бүлегендә шәфкать туташы Зәнфирә Нәгыймова, хирургия бүлегенең шәфкать туташлары Рина Нәҗмиева, Зөлфия Насертдинова, участок шәфкать туташы Фәнидә Закирова, Дөмәй врачлык амбулаториясенең шәфкать туташы Гөлнар Габдуллина, 4нче балалар бакчасының шәфкать туташы Эльвира Шаһиянова, диета шәфкать туташы Рәмзия Нигъмәтуллина, пешекче ярдәмчесе Миләүшә Закирова, матди-техник хезмәт начальнигы Айрат Әхмадуллин, дәваханәнең автопарк җитәкчесе Динис Заһиров, ашыгыч медицина ярдәме бүлеге машина водителе Марат Хәбиров, дәваханәнең структур бүлекчәләре кастеляншалары Наилә Фәхруллина, Рима Акмалова, Занилә Харисова, транспорт бригадасы хезмәткәрләре Флүрә Сәлимгәрәева, Рәмилә Исмәгыйлева, Земфира Камалетдинова, регистраторлар Рәмзалия Газизова, Алинә Каюмованы билгеләп үтәсе килә.

Хөрмәтле коллегалар, тармак ветераннары! Сезне ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмебез белән тәбриклим, һәрбарчагызга да ныклы сәламәтлек, энтузиазм, гомум эшебездә -районыбыз халкы сәламәтлеген саклауда уңышлар телим.

Хөрмәтле райондашлар! Сезне үз сәламәтлегегез турында кайгыртырга һәм үзегезне сакларга чакырам.

 

Рәзидә Гатауллина,

район үзәк дәваханәсенең баш табибы.

Кешеләр саулыгы сагында
Кешеләр саулыгы сагында
Кешеләр саулыгы сагында
Автор:Энже Гильманова
Читайте нас в