+22 °С
Яңгыр


Районыбыз басуларында урып-җыю эшләре тулы куәтенә бара.
Район буенча урак барышында алдынгылар билгеләнеп, аларга вымпел һәм акчалата премия тапшырылды. Кыр батырларын район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илдар Нәбиев һәм хуҗалык җитәкчеләре тәбрикләде. “Иң яхшы комбайнчылар” исеменә М.Горький ис. кооперативтан Тәлгать Маликов (“Нива”), “Иң яхшы үзйөрешле чапкыч операторы” номинациясендә “Маяк” кооперативыннан Фәүдәт Нәбиев билгеләнде.