Маяк
+22 °С
Яңгыр
Новости
18 август 2022, 06:47

Хәвефсезлек чаралары үтәлсен

Җәй табигатьтә узган күңелле мизгелләре белән истә кала

Хәвефсезлек чаралары үтәлсенХәвефсезлек чаралары үтәлсен
Хәвефсезлек чаралары үтәлсен

Җәй табигатьтә узган күңелле мизгелләре белән истә кала. Көннәр матур, кояшлы булганда нигә әле рәхәтләнеп күңел ачмаска? Туганнар, дуслар, күршеләр белән җыелышып учак өстендә шашлык кыздыру яки табигать кочагына чыгу - үзе бер күңелле бәйрәм бит. Аларны әзерләгәндә янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәү мөһим.

Шашлык пешергәндә баырннан элек мангал куллану хәвефсез. Якындагы корылмага кадәр, ким дигәндә, 5 м ара калырга тиеш. Мангал тирәсендәге зонаны янучан материаллардан 2 м радиуста чистартыгыз.

Күмер кулланганда, махсус сыекча сибәбез, аннан соң гына яндырабыз. Пешергән вакытта сыекча сипмәскә. Процесс вакытында җил очкыннарны еракка очыруын  онытмагыз.

Утны тиз һәм оператив рәвештә сүндерү мөмкинлеге булсын өчен, янәшәдә су яки комлы савытны тотарга кирәк.

Учак янганда даими контроль булырга тиеш. Аны балаларга карарга йөкләмәгез.

Янгын очрагында 101 яки 112 мобиль номеры буенча шалтыратыгыз. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

 

 

Артур Галин,

районның янгын күзәтчелеге буенча дәүләт инспекторы.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас