Маяк
+22 °С
Яңгыр
Новости
26 август 2022, 07:25

Эш шартлары яхшы, җырлап эшләргә була, - ди урожайлылар

“Урожай” токымчылык заводы җәмгыяте беренчеләрдән булып урып-җыю эшләрен тәмамлады.

Эш шартлары яхшы, җырлап эшләргә була, - ди урожайлыларЭш шартлары яхшы, җырлап эшләргә була, - ди урожайлылар
Эш шартлары яхшы, җырлап эшләргә була, - ди урожайлылар

“Урожай” токымчылык заводы җәмгыяте беренчеләрдән булып урып-җыю эшләрен тәмамлады.

«Урожай» токымчылык заводы җәмгыяте игенчелек һәм терлекчелек өлкәсендә елның-елында югары күрсәткечләргә ирешә, авыл хуҗалыгы өлкәсендәге яңа технологияләрне киң куллана, заманча техника сатып алуга зур игътибар бүлә, иң мөһиме, эшчеләргә хезмәт хакы үз вакытында түләнә. Шулай булмыйча, хуҗалык белән 21 елдан артык булдыклы җитәкче, БРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Айдар Мөхәрләмов җитәкчелек итә. Әйтергә кирәк, җәмгыять басучылыкта һәм терлекчелектә ирешкән уңышлары өчен агымдагы елның район сабантуенда “Районның агросәнәгать комплексын үстерүгә зур  өлеш керткән өчен” номинациясендә җиңү яулады.

Моңа ирешү өчен ел дәвамында тырышырга, көч түгәргә кирәк, әлбәттә.  Җәмгыять җитәкчелеге басуларга кертү өчен кыштан ук җитәрлек күләмдә ашлама, сыйфатлы орлык туплый; машина-трактор паркын яңартуга, булган техниканы сакчыл файдалануга ныклы игътибар бирә. Нәтиҗәсе - бар төр техника – яңа, заманча,  куәтле. 

Дулкынланып утырган иген кырлары  җәмгыять җитәкчелегенең, басучылык белгечләренең һәр участокта хезмәтне тиешенчә оештырганнарын, ә әгъзаларның кара  тир түккәннәрен күрсәтә. Яхшы итеп эшкәртелгән мәйданнарга элиталы, югары репродукцияле  орлыклар кертелгән.  Җәй айларында үсемлекләрне чүп үләннәреннән һәм корткыч бөҗәкләрдән саклау эшләре алып бару нәтиҗәсендә,  уңыш муллыгы белән сөендерә. Бүгенге көндә аны югалтуларсыз җыеп алу өчен хезмәтчәннәр бар тырышлыгын, тәҗрибәсен салып, алны-ялны белми эшләде.   Алар  аяз көннең һәр минутын отышлы файдаланып калырга ашыгып, бар көчне уракка юнәлтте. Урожайлыларның 10000 гектар сөренте җире исәпләнеп, бодай – 2400, арпа – 2700, борчак 1070 гектарда чәчелгән.

-Механизаторларыбыз икеләтә җаваплылык тоеп, кояшлы көннәрнең һәр минутын нәтиҗәле файдаланып калуга бар тырышлыкларын салып тир түкте. Яңгырлар булмаса да, уңыш муллыгы белән сөендерде. Бодайның конюк сортының гектар куәте – 61 ц, арпаның тевкеч сорты 63 центнер тәшкил итте. Җәмгыять буенча уртача уңыш 45,5 центнер булды.  - ди 36нчы урагын каршылаучы җәмгыятьнең баш агрономы Рәмил Нәбиев.

Автор:Лира Гареева
Читайте нас