Маяк
+21 °С
Болытлы
Новости
5 сентябрь 2022, 06:05

Алдынгылыкны бирмиләр

Районда  урып-җыю барышында алдынгылар билгеләнеп, аларга вымпел һәм   акчалата премия тапшырылды. Кыр батырларын район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илдар Нәбиев һәм хуҗалык җитәкчеләре тәбрикләде.

Алдынгылыкны бирмиләрАлдынгылыкны бирмиләр
Алдынгылыкны бирмиләр

“Иң яхшы комбайнчылар” исеменә М.Горький ис. кооперативтан Тәлгать Маликов (“Nova-340”),“Илеш ”кооперативыннан Шамил Локманов (“ДОН-1500”), “Урожай”токымчылык заводы җәмгыятеннән Динис Фазлыев (“Акрос-530”), чит ил комбайннары арасында “Урожай”токымчылык заводы җәмгыятеннән Азат Зарипов лаек булды. “Иң яхшы үзйөрешле чапкыч операторы” номинациясендә Г.Гайнетдинов крестьян-фермер хуҗалыгыннан Самат Фәхрисламов, “Иң яхшы тагылма һәм япмалы чапкыч операторы” номинациясендә XXII партсъезд ис.кооперативтан Фәнүр Хәмзин, ”Иң яхшы йөк ташучы водитель” булып М.Гәрәев ис.кооперативтан Илмир Гаязов билгеләнде.

Алдынгылыкны бирмиләр
Алдынгылыкны бирмиләр
Алдынгылыкны бирмиләр
Алдынгылыкны бирмиләр
Алдынгылыкны бирмиләр
Алдынгылыкны бирмиләр
Автор:Чулпан Зарипова
Читайте нас