Маяк
+21 °С
Болытлы
Новости
9 сентябрь 2022, 10:19

Яшь натуралистлар хәрәкәтенең гасырлык тарихы бар

Юннатлар хәрәкәте булачак

Яшь натуралистлар хәрәкәтенең гасырлык тарихы барЯшь натуралистлар хәрәкәтенең гасырлык тарихы бар
Яшь натуралистлар хәрәкәтенең гасырлык тарихы бар
Русия Президенты Владимир Путин илдә яшь натуралистлар хәрәкәтен тергезү идеясен хуплады. Бу хакта ул "Экосистема. Заповедный край" Бөтенрусия яшьләр экологик форумында катнашучылар белән фикер алышканда белдерде.

Башкортстан Совет чорында гамәлдә булган яшь натуралистлар хәрәкәтен саклап кала алган төбәкләрнең берсе булып тора.
90нчы елларда натуралистлар хәрәкәте экологик юнәлеш ала һәм яшь натуралистларның Республика яшь натуралистлар станциясе Республика балалар экология-биология үзәгенә үзгәртелә. Хәзерге вакытта Башкортстанда 21 яшь натуралист станциясе һәм балалар экология-биология үзәге эшли.

Русия Президентының ил масштабларында юннат хәрәкәтен тергезү буенча башлангычын Халык фронтының төбәк штабы рәистәше, Башкортстан Экология министрлыгы каршындагы иҗтимагый совет әгъзасы Мурад Шәфыйков уңай бәяли.

"Юннатларның балалар хәрәкәте — һичшиксез, безнең Совет үткәнебездән яхшы тәҗрибә, күп кенә шәһәрләрдә әлегәчә яшь натуралистлар станцияләре эшли, алар кечкенәдән табигатькә, әйләнә-тирәгә, хайваннарга һәм үсемлекләр дөньясына сакчыл караш тәрбияли. Балалар экология-биология үзәкләре эшенең яхшы үрнәкләре бар, әгәр барлык уңай тәҗрибәне бердәм алым һәм методик тәэмин итү белән хәрәкәткә берләштерсәк, без булачак җәмгыятьне формалаштыру өчен нигез булдыра алабыз һәм илебезнең тотрыклы үсеш нигезен булдырачакбыз», — дип белдерә Мурад Шәфыйков.

 
Фото: Республиканский детский эколого-биологический центр
 
 
Яшь натуралистлар хәрәкәтенең гасырлык тарихы бар
Яшь натуралистлар хәрәкәтенең гасырлык тарихы бар
Автор:Энже Гильманова
Читайте нас