+22 °С
Яңгыр


«Авангард» хәрби-патриотик тәрбия укыту-методик үзәгендә Русия Герое генерал-майор Минегали Шәйморатов исемендәге Кубокка «җәйге шәйморатовчылар уеннары» дигән республика спорт-патриотик уены узды.
Безнең районнан Югары Яркәйдәге беренче гимназиянең “Шәйморатовчылар сыйныфы” укучылары уеннарда катнашып, лаеклы чыгыш ясады. Нәтиҗәдә, безнең “Шәйморатовчылар сыйныфы” агымдагы елның 11 октябрендә Уфа шәһәренең Совет мәйданына тантаналы рәвештә узачак бәйрәмгә чакыру алдылар.