Маяк
+22 °С
Яңгыр
Новости
21 сентябрь 2022, 10:54

Путин Россиядә өлешчә мобилизация игълан итте

«Мобилизация чаралары бүген - 21 сентябрьдә башланачак», - дип ассызыклады Путин һәм район башлыкларына әзерлек эшләрен башлауны йөкләде  

Путин Россиядә өлешчә мобилизация игълан иттеПутин Россиядә өлешчә мобилизация игълан итте
Путин Россиядә өлешчә мобилизация игълан итте

Кичә Русия Дәүләт думасы пленар утырышта Русия Җинаять кодексына төзәтмәләр кертүне хуплады.

Төзәтмәләр тексты нигезендә, Җинаять кодексында кайбер пунктларда «Кораллы конфликт, яки хәрби гамәлләр шартларында» сүзләре «мобилизация, яки хәрби хәл чорында, хәрби вакытта яисә кораллы конфликт, яки сугыш хәрәкәтләре шартларында" сүзләренә алмаштырыла.

Хәрби хезмәткә каршы җинаятьләр кылганда хәлне авырайтучы гамәлләр исемлеге төзәтмәләр белән тулыландырыла. Әгәр мондый җинаятьләр кораллы конфликт яисә хәрби гамәлләр шартларында гына түгел, ә «мобилизация, яки хәрби полжение чорында, хәрби вакытта» кылынса, тагын да катырак җәза биреләчәк.

Россия Президенты Владимир Путин Россиядә өлешчә мобилизация турында игълан итте. Бу хакта ул россиялеләргә мөрәҗәгате вакытында әйтте, трансляция бүген 9.00 сәгатьтә башланды.

“Ватаныбызны, аның суверенитетын һәм территориаль бөтенлекне саклау, халкыбызның һәм азат ителгән территорияләрдә яшәүчеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен Саклану министрлыгы һәм Генераль штабның Россия Федерациясендә өлешчә мобилизация үткәрү турындагы тәкъдимен хупларга кирәк дип саныйм", – диде дәүләт башлыгы.

Ул билгеләгәнчә, сүз нәкъ менә өлешчә мобилизацияләү турында бара, шуңа күрә хәрби хезмәткә хәзерге вакытта запаста торучы гражданнар гына чакырылырга тиеш булачак, иң беренче чиратта Кораллы көчләр сафында хезмәт иткән һәм билгеле бер хәрби-учет белгечлекләре һәм тиешле тәҗрибәсе булганнар.

Хәрби хезмәткә чакырылучылар, частьләргә җибәрелү алдыннан, махсус хәрби операция тәҗрибәсен исәпкә алып, өстәмә хәрби әзерлек узачак.

«Мобилизация чаралары бүген - 21 сентябрьдә башланачак», - дип ассызыклады Путин һәм район башлыкларына әзерлек эшләрен башлауны йөкләде.

Путин сүзләренчә, Көнбатышның максаты – Россия Федерациясен «көчсезләндерү, бүлгәләү һәм юк итү». "Алар 1991 елда ук Советлар Союзын җимерә алуларын, ә хәзер Россиянең үзенә дә вакыт җитте, дип турыдан-туры әйтәләр. Ул дошманлашкан төбәкләргә бүленергә тиеш, диләр. Алар тоталь русофобияне үз коралы итте, дистә еллар дәвамында Россиягә карата нәфрәт тәрбияләде. Украина үзенең халкын, 2014 елда ук сугыш башлап, корбанга әверелдерде", - диде Президент. 

Өлешчә мобилизация турындагы указ имзаланды. Барлык мобилизацияләнгән гражданнар да контракт буенча хәрби хезмәт үтүче хәрби хезмәткәрләрнең тиешле статусын, түләүләрен һәм барлык гарантияләрен алачак, дип өстәде Президент. Указ шулай ук дәүләт оборона заказын үтәү буенча өстәмә чараларны күздә тота, - диелә хәбәрдә.

 

Фото: https://alphagroup.ru

 

 

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас