Маяк
+22 °С
Яңгыр
Новости
9 октябрь 2022, 09:12

Үз эшенең остасы

Һәр кеше нинди һөнәр иясе булуга карамастан, уңышларга ул бары тик тырышлык, хезмәткә бирелгәнлек нәтиҗәсендә генә ирешә ала

Үз эшенең остасыҮз эшенең остасы
Үз эшенең остасы

Һәр кеше нинди һөнәр иясе булуга карамастан, уңышларга ул бары тик тырышлык, хезмәткә бирелгәнлек нәтиҗәсендә генә ирешә ала. Бу сүзләр  язмамның  герое - хезмәт  юлын яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган, 34 ел хезмәт стажы булган Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис. урта мәктәпнең югары категорияле педагогы, биология укытучысы Әминә Локмановага чын мәгънәсендә туры килә.

Үз һөнәрен яратучы белгеч Әминә Барый кызы хезмәттәшләре  арасында хөрмәтле,укучылары, аларның ата-аналары алдында ихтирамлы. Үзен бары тик уңай яктан, балаларны яратучы, яхшы белгеч итеп таныта.

Заман укытучысы, үзе белемле булудан тыш, укыткан балаларын да  фәнни үрләргә, яңа казанышларга әйдәргә тиеш.

Т.Рахманов ис.урта мәктәптә 34 ел эшләү дәверендә ул бик күп нәтиҗәләргә ирешә. Заман таләпләренә  туры китереп дәресләрендә балаларга биология фәне серләренә төшендерүе –үзе бер зур җиңү. Сәләтле кызлар һәм малайлар белән эшләү тәҗрибәсе бик югары. Аның укучылары предмет буенча уздырылган төрле конкурсларда, фәнни - эзләнү конференцияләрендә, олимпиадаларында, халыкара “Олимпис” конкурсында актив катнаша. 2021-2022 уку елында 8 нче сыйныф укучылары Алина Хисаметдинова, Лиана Йосыпова, Диләрә Талипова, 9 нчы сыйныфтан Альмир Корбанов призлы урыннар яулады, 10 нчы сыйныфтан Альбина Бәдертдинова олимпиада буенча муниципаль этапта җиңүче булса, төбәкара олимпиада да сынатмады, призлы урынга чыкты.

Педагогик эшчәнлегендә зур уңышларга ирешкәне өчен Әминә Барый кызы Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

“Язмышыма рәхмәтлемен, мин бик тату коллективта эшлим”, -ди ул. Тумышы белән ямьле Юрүзән буенда урнашкан Салават районы  Малояз авылыннан Илеш җиренә килен булып төшеп, үз бәхетен тапкан Әминә Локманова гаилә тормышы белән дә бик канәгать. Тормыш иптәше Әбүбәкер белән ике ул тәрбияләп үстереп, оныклары белән шатлыклы гомер кичерә.

Дилә Мәгъданова, Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис. урта мәктәпнең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас