Маяк
+22 °С
Яңгыр
Новости
12 октябрь 2022, 05:01

Юл ялгышларны кичерми

Водительләр арасында да таләпләрне үтәмәүчеләр күп

Юл ялгышларны кичермиЮл ялгышларны кичерми
Юл ялгышларны кичерми

Ашыгуның аяныч һәлакәтләргә китерүен белсәк тә, таң аттымы, каядыр ашыгабыз, ашкынабыз. Машина руле артына утыру белән, батыраеп китеп, юлдагы башкаларның гомерләрен куркыныч астына кую турында уйламыйбыз да шикелле. Юл хәрәкәтенең гади генә кагыйдәләрен дә үтәмәү, аннан да бигрәк, руль артына спиртлы эчемлек кулланган килеш утыру күп очракта фаҗига, хәсрәт, күз яшьләре белән төгәлләнә. Юлларда иминлек, аварияләрне булдырмауны профилактикалау максатыннан Русия Эчке эшләр министрлыгының Илеш районы буенча бүлегенең юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре атнаның җомга көнендә район территориясендә профилактик рейд оештыра, юлларда киңкүләм тикшерүләр үткәрә. Без дә,  ЮХХДИ инспекторлары полициянең өлкән лейтенантлары Ринат Вәҗиев, Гөлнара Әлтапова белән кичке якта рейдка чыктык.

Ел башыннан районның ЮХХДИ бүлеге инспекторлары эчкән килеш руль артына утырган 61 водительны җаваплылыкка тарттырган. Моннан тыш 11 кеше таныклыгы булмаган килеш автомобиль белән идарә иткән. Ә инде эчкән өчен  таныклыктан колак кагып та, тагын исерек хәлдә машина белән идарә иткән кешене кем дип атап була? Мондый җинаятьчел ваемсызлыкны аңлап та, аңлатып та булмый инде.

-Без көн саен диярлек рейдлар үткәрәбез, - ди район ЮХХДИ бүлегенең пропаганда буенча инспекторы Гөлнара Әлтапова. - Коточкыч фаҗигаләр әледән-әле кабатланып торуга карамастан, руль артына аракы эчеп утыручылар саны кимеми. Мәсәлән, район территориясендә Дүртөйле – Груздевка трассасының 38 нче чакрымында «Богдан»автомобилендә  идарә итүче 36 яшьлек ир-ат   куркыныч борылышта  юлдан очып төшә. Авария нәтиҗәсендә, ашыгыч ярдәм килгәнче, 32 яшьлек пассажирның шунда ук  гомере өзелә. Водитель тән җәрәхәте ала. Аның канындагы спирт 0,772 мг/л күрсәтә. Шулай ук, идарә итүче һәм аның пассажиры куркынычсызлык каешын эләктермәгән була.

Әйе, тикшерүләр узып торуга карамастан, кырыс җәзага тартыласыларын белә торып та кайбер йөртүчеләр руль артына салмыш хәлдә утырудан кыенсынмый, мондый күңелсез күренешләр очрап кына тора.

Профилактик рейд барышында ЮХХДИ инспекторлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 6 очрагын теркәде. Спиртлы эчемлек кулланып руль артына утыручыларны ачыклаудан тыш, тизлекне арттырмый тиешле тизлектә йөрү, страховка полисы булу, хәвефсезлек каешының каптырганлыгы, башка таләпләрнең үтәлеше тикшерелде. Административ штрафларны вакытында түләмәүчеләрнең күплеге ачыкланды.

Юл-транспорт кагыйдәләрен искәртү максатыннан районда мондый чаралар киләчәктә дә уздырылып торачак. Аерым игътибар эчкән килеш рульгә утырган водительләргә, кагыйдәләрне еш бозганнарга юнәлтеләчәк.

 

 

Лира Гәрәева.

Рейд барышында

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас