

2022 - Башкортстанда һөнәри белем бирүне модернизацияләү, лаеклы хезмәт шартлары һәм хезмәт династияләре елы.
Югары Яркәйдәге Башкорт аграр-технология колледжында район үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәрләре «Илеш районының лаеклы гаиләсе»дип исемләнгән әдәби-музыкаль чара үткәрде (+12). Кичәгә республикада һәм аннан читтә танылу алган Сәетовлар династиясе чакырылган иде. Кәүсәр, Дамира һәм Алмаз Сәетовлар Торачы авылының үрнәкле гаиләсендә туып-үскәннәр.
Әтисе Расих колхозда бригадир булып эшли, тирә-якта көрәшче, штангы күтәрү остасы буларак таныла. Моннан тыш, аларның әтиләре гармунчы, әниләре җырчы иде. Гади колхозчылар булсалар да, күңелләре музыка белән тулган Сәетовлар балаларында сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләгән.