Маяк
+21 °С
Болытлы
Новости
9 декабрь 2022, 05:14

Катгый таләпләр куела

Бу кышны бөтен ил буенча кышкы шәһәрчекләрдә балаларның һәм өлкәннәрнең яраткан кышкы күңел ачуы – боздан таулар булмаска мөмкин

Катгый таләпләр куелаКатгый таләпләр куела
Катгый таләпләр куела

Бу кышны бөтен ил буенча кышкы шәһәрчекләрдә балаларның һәм өлкәннәрнең яраткан кышкы күңел ачуы – боздан таулар булмаска мөмкин. Шулай булгач, сертификацияләнергә һәм эксплуатацияләү документлары булырга тиеш.

 2019 елның декабрендә Русия Федерациясе Хөкүмәтенең  “Аттракционнарны дәүләт теркәвенә алу кагыйдәләрен раслау турында”гы карары чыкты. Аңа ярашлы, кагыйдәләр аттракционнарга кагыла, аларның төрләре ЕЭС техрегламентында язылган. Аларда техник һәм эксплуатацион документлар рәсмиләштерелергә, дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясендә дәүләт теркәве процедурасын узарга, дәүләт теркәве турында таныклык һәм дәүләт теркәү билгесен (транспорт чараларына кебек) алырга һәм эксплуатация башланганчы аккредитацияләнгән оешмада ел саен техник тикшерү узарга (хәвефсезлеккә тикшерү) тиеш.

Мондый тауларны эксплуатацияләү өчен әзерлекле персонал булу - мәҗбүри шарт. Ә кышкы тауларга карата өстәмә рәвештә тагын да катгый таләпләр куя торган ГОСТ эшли. Яңа нормативлар буенча 40 см биеклектәге барлык таулар рәсми рәвештә аттракционнар, ягъни «биохимик тәэсирне дә кертеп, пассажирларны хәрәкәт вакытында күңел ачу өчен эшләнгән» җиһазлар булып тора. Шул ук кагыйдәләр, табигый таудан җиһазландырылганнарыннан башка, боз һәм кардан ясалган тауларга кагыла.

 

 

Рифат Галләмов, аттракцион техникасын күзәтү бүлегенең  әйдәп баручы белгеч – эксперт – өлкән дәүләт инженеры, районара территориаль инспекторы.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас