+21 °С
Болытлы


Быел запастагы ир-атлар хәрби әзерлек үтергә чакырыла.
Русия Президенты Владимир Путин запастагы ир-атларны быелгы укуга алу турасында указга кул куйган
"2023 елда Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә, Милли гвардия гаскәрләрендә, дәүләт органнарында һәм федераль иминлек органнарында хәрби әзерлек узу өчен запаста торучы РФ гражданнарын хәрби әзерлек узу турында карар кабул итәм", - диелә документта. Хөкүмәткә һәм төбәк хакимиятләренә хәрби әзерлеккә чакыру белән бәйле чаралар үткәрү йөкләнгән.