Маяк
+21 °С
Болытлы
Новости
30 июнь 2023, 05:00

«Яшь армиячеләр » бүләкләнде

Шушы көннәрдә Уфа шәһәрендә Республика хәрби дан музеенда Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы «Хәтер һәм кайгы көне» нә багышланган III дәрәҗә «Яшь армиячеләр батырлыгы» медале тапшыруны оештырды.

«Яшь армиячеләр » бүләкләнде«Яшь армиячеләр » бүләкләнде
«Яшь армиячеләр » бүләкләнде

«Яшь армиячеләр батырлыгы» күкрәк билгесе «Яшь армиячеләр » Бөтенрусия балалар-яшүсмерләр хәрбипатриотик иҗтимагый хәрәкәте катнашучыларын шәхси батырлыклары, интеллектуаль, иҗади конкурсларда һәм спорт ярышларында күренекле казанышлары, «Яшь армиячеләр» хәрәкәте эшчәнлеге кысаларында аерым уңышлары һәм югары активлыгы өчен бүләкләүнең югары формасы булып тора.
Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Айбулат Вәкил улы Хаҗин «Яшь армиячеләр» хәрәкәте активистларына III дәрәҗә «Яшь армиячеләр батырлыгы» күкрәк билгеләрен тапшырды. Бу хәрәкәтнең һәр катнашучысы өчен- иң югары бүләк. Ул хәрби-патриотик чараларда призлы урыннар, гадәттән тыш хәлләрдә күрсәткән батырлыклары, шулай ук укуда һәм спортта казанышлары өчен бирелә. Бүләкләнүчеләр арасында быелгы чыгарылыш сыйныф укучысы, хәрби-патриотик чараларда актив катнашучы – Югары Яркәйдәге 4 нче урта мәктәпнең яшь армиячесе Алмаз Азат улы Гарипов та бар.
Тантанада аны укытучы, «Яшь армиячеләр» Бөтенрусия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый
хәрәкәтенең урындагы штабы начальнигы, тормыш хәвефсезлеге нигезләре укытучысы- оештыручысы Руслан Олегович Ганиев озата барды.

Автор:Чулпан Зарипова
Читайте нас