

Иртәнге сәгать алтыда йокыдан тору, төнге кизү, смена саен 10-15 чакыру кабул итү – Гөлнур Мөзәмил кызының гадәти эш көне. Бер тапкыр һәм гомергә сайлаган хезмәтенә өч дистә ел инде тугры кала.
Якташым Зөлфирә һәм Мөзәмил Сәфиуллиннар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Әти-әнисенә зур ярдәмче, ике сеңлесенә һәм ике энесенә терәк булып үсә.Мәктәп елларында ул тырыш укучы буларак
барлык чараларда актив катнаша, укуын уңышлы тәмамлый. 13-14 яшьлек чагында аңа операция үткәрергә туры килә. Терелеп чыккач, кызның киләчәктә медицина өлкәсен сайлаячагына шиге булмый, әлеге хәл аның һөнәри юлына этәргеч бирә. Яшь вакыттан ук билгеләнгән максатына ныклы адымнар белән бара ул, ак халатлы булырга теләвен әти-әнисе дә хуплый. Шулай Уфа медицина училищесында укып, белем ала. Дипломлы яшь фельдшер район үзәк дәваханәсендә стоматология бүлегендә беренче хезмәт юлын башлый.
Арытаба аңа Дөмәй участок дәваханәсендә, Югары Яркәйдәге беренче мәктәптә (хәзер гимназиядә), район үзәк дәваханәсенең оештыру-методик кабинетында эшләргә туры килә. 2009 елдан Гөлнур Мөзәмил кызын ашыгыч медицина ярдәме бүлегенә күчерәләр. “Минем күптән хыялымда йөрткән, яраткан урыныма
күчерделәр”, -ди ул.
Авылдашым тормыш иптәше Мирсәлих Әхмәтзыя улы белән 30 елдан артык матур һәм җитеш дөнья көтәләр, өч бала тәрбияләп үстерделәр. Кызлары Лилия, уллары Айнурга югары уку йортында
укырга ярдәм итеп, зур тормыш юлына чыгардылар. Төпчек кызлары Ләйсән Югары Яркәйдәге беренче гимназиядә 8нче сыйныфны тәмамлады.
Гөлнур - сабыр, әдәпле, позитив, ул бөтен пациентларына да бертигез карарга тырыша, хезмәтен бар күңелен биреп башкара. Эш графигы тыгыз булуга карамастан, барына да җитешә, гаиләсен дә
игътибарсыз калдырмый. “Коллектив тату, бердәм, еллар дәвамында бер-беребезне ярты сүздән аңларга өйрәндек. Безнең хезмәттә хисләргә бирелми, беренче чиратта белемеңә һәм аек акылга таяну мөһим. Чөнки пациент, гадәттә, безнең тиз ярдәм күрсәтүебезгә мохтаҗ була », - ди фельдшер.Әйе, иң мөһиме – профессиональлек кенә түгел, пациентларга карата игелекле, яхшы мөнәсәбәт тә. Гөлнур Мөзәмил кызын кешелеклелеге, һәр авыруга игътибарлы булганы, үз эшенең остасы булган өчен хөрмәт итә дә инде яше-карты.
Рәзиф Галиев.
Рсай авылы.