

“Орленок” балаларны сәламәтләндерү лагеры базасында яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты, районның спорт мәктәпләре хезмәткәрләре белән балалар өчен зур спорт бәйрәме оештырылды.
Яшь спортчылар төгәллеккә, тизлеккә, игътибарлылыкка спорт төрләре буенча ярыштылар: футбол, волейбол, армрестлинг, аркан тарту, мас-рестлинг. Шулай ук халык уеннары һәм конкурслары үткәрелеп, капчыклар киеп йөгерү, көянтә белән йөгерү, капчыклар белән көрәш, чүлмәк вату, катыктагы тәңкәне юллау һ.б. бәйгеләрдә көч сынашты.Безнең район эстафетаны Нуриман районыннан кабул итеп, аны Туймазы, шулай ук Борай, Краснокама районнарына тапшырды.
Чулпан Зарипова