

СССР Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автомобиль инспекциясе 1936 елда оештырыла. Узган буатның 60нчы елларында Советлар Союзы юл хәрәкәте турындагы халык-ара конвенциягә кушыла, ә инде 1961 елның 1 гыйнварыннан беренче тапкыр бердәм юл хәрәкәте кагыйдәләре гамәлгә кертелә. 1998
елның июненнән юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе итеп үзгәртелә. Ел саен транспорт саны арткан, юллардагы хәрәкәт интенсивлашкан чорда юлпатруль хезмәте инспекторларының эше авыр да, кирәкле дә. Автоинспектор хезмәтен куркыныч һәм авыр дип, юкка әйтмиләр. Чыннан да, шулай. Физик яктан яхшы әзерлекле, ныклы ихтыярлы ир-егетләр һәм кызлар гына юлларда тәртип сагында торуны үзенә һөнәр итеп ала. Һава шартлары да эшкә киртә түгел. Бурычыбыз – көннетөнгә ялгап эшләү, юлларда иминлекне тәэмин итү, бәхетсезлек очракларын,зыян күрүчеләрнең санын киметү, кисәтү эшләре башкару.
РФ Эчке эшләр министрлыгының Илеш районы буенча бүлегенең юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе коллективы 12 хезмәткәрне берләштерә. Юлларда иминлек булсын өчен “Штраф”, “Бурычлы”, “Автобус”, “Мотоцикл”, каникуллар алдыннан “Игътибар, балалар!” операцияләре, атнасына бер республика рейды үткәрелә. Инспекторлар эше көчергәнешле. Тәүлегенә 12 сәгать, ике сменада эшләргә туры килә, ике экипаж булдырылган. Соңгы елда бар техник корылмалар булган (Русия мәгълүмат базасы белән эш итә алган планшет компьютерлары, тизлек һәм тонировканы үлчәү приборлары, видеорегистратор) ике патруль автомобиль алынды. Юл инспекторларына хәзер тиешле мәгълүмат алу өчен күп вакыт кирәкми, чөнки бар нәрсә кул астында дип әйтерлек.
Әйтергә кирәк, инспекторларга юлларда хәрәкәт хәвефсезлеген, иминлекне тәэмин итү бурычы йөкләтелгән. Бу тәңгәлдә алар сынатмый, юл-транспорт вакыйгаларын искәртүдә бар тырышлыкларын салып эшли. Һөнәри бәйрәмебез көнендә гүзәл затларыбыз ЮХХДИ бүлекчәсенең законнар административы инспекторы, полиция капитаны Ирина Гәрәева, пропаганда буенча инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты Гөлнара Әлтапова, юл-патруль хезмәте инспекторлары, полициянең өлкән лейтенантлары Илнар Нурисламов, Ринат Вәҗиев, полиция лейтенантлары Азамат Бәдретдинов, Роберт Закиров, Нияз Зарипов, Динар Насыйпов, Азат Насретдинов, полициянең кече лейтенанты Айрат Мөхәммәтҗанов, дәүләт инспекторы Линар Фәхруллинны мактап телгә аласы килә. Саннарга килгәндә, агымдагы елның алты аенда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 2100 очрагы теркәлде. Узган чорда 51 водитель техникага идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларның 135 очрагы теркәлде. Барлыгы 11 юл-транспорт фаҗигасе булып, аларда 9 кеше төрле тән җәрәхәте, имгәнүләр алды һәм 2 кешенең гомере өзелде.Балаларның бәхетсезлек очракларына юлыгуларын булдырмау максатында мәктәпләрдә, балалар бакчаларында төрле чаралар уздырыла, юл йөрү кагыйдәләренә багышланган әңгәмәләр оештырыла. Рейдларга яшь юл хәрәкәте инспекторлары да җәлеп ителә. Балалар ЮХХДИ хезмәткәрләре белән берлектә шоферларга транспортта йөрү мәдәнияте, бер-берсен хөрмәт итүгә юнәлдерелгән,пассажирларга исә юл йөрү кагыйдәләре урын алган белешмәлекләр тарата. “Игътибар – балалар!”, “Балаларга махсус утыргыч” акцияләре барган чорда төп игътибарны автомобильне махсус балалар утыргычы белән җиһазландыруга юнәлтәбез. Җәяүлеләр юлында тиешле таләпләрне үтәмәүчеләргә дә таләпләр катгый. Аварияләр, кагыйдә бозулар булмасын иде.
Коллектив җанлы тормыш белән яши, төрле смотр-конкурсларда теләп катнашабыз. Ветераннарыбыз белән
даими аралашабыз, аларның акыллы киңәшләренә, зур хезмәт тәҗрибәләренә таянабыз.
Барлык ЮХХДИ хезмәткәрләрен,коллектив әгъзаларын һәм ветераннарны һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм.Җәяүлеләрне, йөртүчеләрне юлларда игътибарлы булырга чакырам, имин юллар, бәйрәм кәефе телим.
Азат Габидуллин,РФ Эчке эшләр министрлыгының Илеш районы буенча бүлегенең юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе начальнигы, полиция майоры.