Маяк
+22 °С
Яңгыр
Новости
7 июль 2023, 05:20

Хөрмәт һәм данлауны күзаллап

Узган атнада Русиядә хәрби хәрәкәт ветераннары көне билгеләнде. Рәсми статусы булмаса да, елдан- ел ул популярлаша бара. 2009 елдан әлеге бәйрәм «Хәрби хәрәкәт ветераннарын искә алукөне» дип исемләнә. Аны Әфганстанда, Чечен, республикаларында һ.б. урыннарда хезмәт иткәннәр билгели.

Хөрмәт һәм данлауны күзаллапХөрмәт һәм данлауны күзаллап
Хөрмәт һәм данлауны күзаллап

Бу уңайдан районыбызда төрле чаралар узды. Тәүдә «Хәрби туганлык» район җәмәгать оешмасы әгъзалары яугир-интернационалистка багышланган һәйкәл янына җыелып, хәрби хәрәкәттә башларын салганнарны
бер минут тынлык белән искә алды. Һәйкәлгә чәчкәләр салганнан соң, автоузышта катнашучы машиналар колоннасы Югары Яркәй-АндреевкаЯңа Аю маршруты буенча юл тотты. Әлеге датага багышланган автоузыш
яныбызда яшәүче, шулай ук һәлак булган ветераннарны хөрмәтләү һәм данлауны күзаллады.
Арытаба бәйрәм тантанасы Яңа Аю авылындагы,2016 елда нигез салынган, “Агыйдел” паркында дәвам итте. Әйтергә кирәк,әлеге чара биредә туыпүсеп, Ватан алдындагы бурычын Әфганстанда үтәүче, бүгенге көндә башкалада гомер кичерүче “Уфа Газпром газ бүлү” җәмгыятенең газ челтәрләре хезмәте начальнигы
Фәвәдис Фәзуллин инициативасы белән оештырыла. Бәйрәмдә муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Рәмил Хәертдинов, «Хәрби туганлык» ветераннар җәмәгать оешмасы рәисе Фларис Нурлыгаянов, Яңа Аю авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Фәнил Нәҗметдинов,“Уфа Газпром газ бүлү” җәмгыятенең газ
челтәрләре хезмәте начальнигы Фәвәдис Фәзуллин катнашып, чыгыш ясады. Тантаналы чарада ветераннар хәрәкәте һәм спорт үсешенә зур өлеш керткәннәре, яшьләр һәм үсеп килүче буын арасында хәрбипатриотик тәрбия өчен муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафинга, биләмә башлыгы Фәнил Нәҗметдиновка, крестьянфермер хуҗалыгы җитәкчесе Гыйлемҗан Гайнетдиновка, авыл активисты Рәзиф Миргасимовка, “Яшел беретлар” вокаль-инструменталь ансамбле җитәкчесе Рашат Фазлыйәхмәтовка Әфганстан ветераннарының Русия Берлеге Идарәсенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Чара концерт номерлары белән үрелеп барды. Район мәдәният сарае хезмәткәрләренең, “Яшел беретлар” вокальинструменталь ансамбле әгъзаларның моңлы, патриотик җырларыннан парк гөрләп торды.


Лира Кәбирова.

Автор:Чулпан Зарипова
Читайте нас