Маяк
+21 °С
Болытлы
Новости
10 июль 2023, 06:00

Фаҗигаләргә юл куймыйк

Язын, аеруча җәйге каникулларда юлларда балигъ булмаган балаларның тәртипсез рәвештә скутерларда, мопедларда, кайбер очракларда мотоциклда йөрүенә тап булабыз.

Фаҗигаләргә юл куймыйкФаҗигаләргә юл куймыйк
Фаҗигаләргә юл куймыйк

Гадәттә, күпчелек юл-транспорт вакыйгаларына да алар сәбәпче булып тора. Кызганычка каршы, ата-аналар нинди фаҗигаләргә китерү ихтималы булуын уйлап бетермичә, скутерлар, мопед, квадроцикллар алып бирергә ашыга. 14-17 яшьлек үсмерләр әлеге транспортларга утырып, киң асфальт юлларга,зур тизлектә барган машиналар арасына чыга. Шул рәвешле, үзләренә һәм тирәяктагы кешеләргә хәвефсезлек тудыра. 2014 елның декабрь аеннан, яңа закон нигезендә, әгәр дә яшүсмерләрнең ике тәгәрмәчле транспортны йөртергә водитель таныклыклары юк икән, алар аның белән идарә итәргә тиеш түгел. Хәзер мопедта
һәм скутерда йөрү өчен «М», “А” категорияле водитель таныклыгы таләп ителә.Шуны да билгеләргә кирәк, 14 яше тулган яшүсмерләр генә велосипедта йөри ала.
Шулай ук ике тәгәрмәчле транспортта йөрүчеләр һәм аларның пассажирларының гомерен саклауда шлемнар кию мәҗбүри булып тора. Югыйсә, монда күпләр аның ЮХХДИ инспекторлары өчен кирәк дип уйлап ялгыша, хәвефсезлек үзе өчен икәнен аңламый. Шуның өчен юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнегез һәм дөрес
саклагыз.
Гөлнара Әлтапова, ЮХХДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты.

Автор:Чулпан Зарипова
Читайте нас