

Флизә Хәниф кызы үзенең хезмәт юлын Гремучий Ключ авылындагы балалар йортында өлкән вожатый булып башлый. Үзен мәгариф өлкәсенә багышларын аңлап, читтән торып Бөре педагогия институтында белем ала. Аны уңышлы тәмамлап, кулына диплом ала һәм тормыш иптәше Мөнир абыйның хезмәте буенча Чакмагышка күченеп китәләр. Анда ул үзен чын-чынлап мәктәп тормышына – укытучы һөнәренә багышлый. Башлангыч сыйныфлар укытучысы булып, сабыйларны белем иленә алып керүче дә, белем орлыклары салучы да икәнен раслый. Тормыш сукмаклары туган якларына алып кайткач, 1980 елда район мәгариф бүлегендә кадрлар һәм
башлангыч сыйныфлар буенча инспектор булып хезмәт юлын дәвам итә. Флизә апа белән тыгыз хезмәтебез мәгариф бүлегендә башланды да инде. Шулай ук монда безне, яшь кадрларны Зоя Шәехморза кызы, Тависа Кадыйр кызы, Рәфинә Баян кызы үз канатлары астына алып, киңәшләрен биреп, кирәк чакта терәк, гомумән, остаз булып тордылар. Без аларга чиксез рәхмәтлебез.Коллективта Флизә Хәниф кызын үз итеп, яратып, хөрмәт итеп “Флизә апа” дип дәшә идек. Ул чорда эшләгән мәктәп директорлары, директор урынбасарлары, укытучылар аны эшлекле, җитди таләпчән, әмма киң күңелле белгеч буларак хәтерли.Флизә Хәниф кызы район мәгариф бүлегендә башлангыч сыйныфлар укытучыларының белем дәрәҗәсен күтәрүгә зур өлешен кертә. Ул юллама биргән, эшкә урнаштырган укытучылар аны бүген дә олы ихтирам белән искә ала.
Инспекторның статусы – мәгариф системасында бик югары. Үз эшенә бирелгәнлек, төгәллек, эрудициялелек, кешелеклелек, олы йөрәкле булу кирәк. Хезмәттәшебез бу сыйфатларның барысына да ия иде. Гомумән, иң җимешле елларын мәгарифкә багышлаган, зур хөрмәткә лаек укытучы, хезмәт ветераны ул. Күпьеллык намуслы, фидакарь хезмәте өчен «РСФСРның Халык мәгарифе отличнигы» исеменә, бихисап
Мактау грамоталарына, бүләкләренә ия булган шәхес.
Флизә апабыз сәнгать дөньясына да гашыйк. Табигатьтән бирелгән тылсымлы, матур тавышы район, республика күләмендә узган чараларда күпләрне әсир итте. Аның башкаруындагы “Син Илешкә килсәң” җыры районның визит карточкасына әйләнеп, туган җиребезне дан-шөһрәткә күмде. Ул бик күп конкурслар лауреаты, җиңүчесе булды. Күптән инде хаклы ялда булуына карамастан Ишкар авылы күп функцияле клубы “Балкыш” халык коллективының актив әгъзасы. Өлкән буын вәкилләре арасында узган “Яратам сине тормыш” республика бәйгесендә беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнүе дә моңа ачык
дәлил.
Флизә Хәниф кызы гаиләсе белән дә бәхетле. Мөнир абый белән 3 бала тәрбияләп үстерделәр, укытып, олы тормыш юлына чыгардылар. Алар иле-безгә лаеклы хезмәт итә. Бүгенге көндә оныклар куанычында, балалар игелегендә гомер кичерә хөрмәтле кешебез. Флизә апа яшәгән йортка барып кергәч,
ихатада һәм бакчадагы чәчкәләрне күреп, бер мәлгә туктап каласың. Нинди генә чәчкәләр үсми анда: ромашка, кашкарыйлар, гладиолуслар, георгиннар һ.б. Яшәгән йортын гөлбакчага әйләндергән Флизә апабызга барча Ишкар халкы соклана. Аның яныннан бервакытта да кеше өзелми, балалары,
туганнары, күршеләре, әхирәтләре, хезмәттәшләре белән аралашып яши, йөрәк җылысы һәркемгә җитә.
Флизә апа кул эшләре остасы да. Өйләренә барып кергәч, аның чиккән паннолары күзнең явын алып тора. “Кулларыннан гөл тама” диләр андыйлар турында. Бу нәкъ Флизә апабызга туры килә.
Бөек Ватан сугышы чорында сабый гына булып, балачак һәм үсмерлек еллары илне күтәрү, тергезү вакытына туры килгән буын вәкиле, хөрмәтле коллегабыз Флизә Хәниф кызы шушы көннәрдә үзенең күркәм юбилеен билгели. Барлык мәгариф ветераннары исеменнән саулык, хәерле гомер телибез.Алдагы юбилейларыңны да сәламәт булып, улларың Азат, Айдар, кызың Рита, оныкларыңның кадер-хөрмәтендә,
шатлыклар белән каршыларга язсын.
Сәгать суга, гомер, еллар уза,
Аларны һич булмый туктатып.
Тукталмасын, еллар узган саен,
Синең шатлык барсын гел артып.
Зәһинә Хәйбрахманова,Ләлә Шәмсиева,мәгариф ветераннары.
Югары Яркәй авылы