Маяк
+22 °С
Яңгыр
Новости
12 июль 2023, 10:15

Суны сак кулланыйк

Челлә вакыты җитү белән су мәсьәләсе борчый башлады. Аномаль эссе һава торышы аркасында су куллану саны арту сәбәпле, районда булган скважиналарның көче җитми. «Водолей» җәмгыяте директоры Радик Хәләпов хәбәр итүенчә, урамнарда бакчаларга су сибү белән хәл тагын да кискенләшә, шуңа бәйле рәвештә, су, аерым алганда, Төньяк микрорайонның Андреевская, Илеш, Парковая, Кольцевая урамнарына барып җитми. «Водолей» җәмгыяте хезмәткәрләре 6 һәм 7 июльдә көндез бакчаларга су сибүчеләрнеачыклау өчен рейд үткәрде.

«Водолей» җәмгыяте мәгълүматлары буенча, 29 июньдә 1 насос алыштырылган. Барлык насослар да төзек хәлдә һәм чикле режимда эшли. Микрорайонда барлыгы 4 скважина бар, шуларның 3се эшли. 14 июльгә кадәр 4 нче скважинаны да ремонтлап, өстәмә күләмдә су җибәреләчәк. Түбән Яркәйдәге «Төньяк», «Заводской» һәм Югары Череккүл авылындагы «Полевой» микрорайонын су белән тәэмин итүче 1нче күтәрү станциясен капиталь ремонтлауга смета документациясе эшләнгән. 12 июльдә подряд оешмасы яңа өстәмә скважинаны бораулауга кереште. Һава торышы эссе, явымсыз торган бу көннәрдә су запасы чикле, шуңа аны сакчыл кулланырга кирәк.Әмма халык арасында аны кадерсез файдаланучылар, көне-төне яшелчә бакчаларына агызучылар бар.Берәүләр бәрәңге бакчаларын, зур территорияләрдәге күпьеллык үсентеләрне сугарып ятканда, икенче берәүләр эчәр суга интегә.Урыннарда җитәкчелек һәркемне бу проблемага җаваплы карарга, бер-береңнең ихтыяҗларын хөрмәт итәргә өндәсен.

Автор:Чулпан Зарипова
Читайте нас