Маяк
+22 °С
Яңгыр
Новости
25 август 2023, 10:00

Акция үтә

Җәйге каникуллар тәмамланырга да санаулы гына көннәр калды. Шул рәвешле,  балалар шәһәрләргә һәм район үзәкләренә кайта һәм еш кына машина йөри торган юлда очрый башлый. Иң мөһиме, күпләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен белми. Шуңа күрә, транспорт чаралары водительләренең исенә төшерү максатында 21 августтан 15 сентябрьгә кадәр «Игътибар, балалар!» бөтенрусия профилактик акциясе үтә.

Статистика мәгълүматларына ярашлы, яңа уку елы башлану белән юлларда травма алган балалар саны арта. Ул аеруча август, сентябрь айларына туры килә. Шул рәвешле, 1 сентябрь көнне юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итү максатында барлык гомум белем бирү учреждениеләрендә һәм бәйрәм чаралары үткән урыннарда ЮХХДИ хезмәткәрләре наряды торачак. Инспекторлар, транспорт чаралары белән идарә итүче водительләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуын ачыклау белән беррәттән, балигъ булмаганнарның да юл-хәрәкәте кагыйдәләрен белү-белмәвен тикшерәчәк.

Гөлнара Әлттапова,

ЮХХДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы, полициянең өлкән лейтенанты.

Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас