Маяк
+22 °С
Яңгыр
Новости
2 сентябрь 2023, 06:00

Нәни пациентларның яраткан табибы

Утыз елдан артык балалар теш табибы булып эшләүче Фәнисә Мөхәрләмова тәҗрибәле белгеч кенә түгел, ә хезмәттәшләре арасында абруйлы остаз һәм нәни пациентларның яраткан табибы да

Нәни пациентларның яраткан табибыНәни пациентларның яраткан табибы
Нәни пациентларның яраткан табибы

Теш табибы кабинеты алдында балалар гына түгел, хәтта өлкәннәрнең дә курку һәм дулкынлану кичерүе гадәти хәл. Әмма бу һөнәр вәкилләре арасында теш дәвалау иң куркыныч һәм авыртулы гамәл дигән фикерне тамырдан үзгәртүче осталар бар икән дә. Балалар стоматологы Фәнисә Мөхәрләмованы тулы ышаныч белән нәкъ шундыйлар рәтенә кертергә мөмкин. Ул күпьеллык намуслы хезмәте,  үзенең һөнәри осталыгы өчен “Башкортстан Республикасының атказанган табибы” дигән югары исемгә лаек булды.

Фәнисә Җәвит кызы Тәҗәй авылында туып-үсә. Урта мәктәптән соң, Уфадагы Башкорт дәүләт медицина  институтына стоматология бүлегенә укырга керә. 1988 елда район үзәк дәваханәсенең стоматология бүлегендә теш табибы булып хезмәт юлын башлый. 2002 елдан бүгенгәчә балалар теш табибы булып эшли.

Ф.Мөхәрләмова эшләү дәверендә үзен югары квалификацияле, инициативалы, пациентларга һәм хезмәттәшләренә игътибарлы, тикшерү һәм дәвалау ысулларының киң диапазонын ирекле белгән, белгечлеге буенча норматив документацияне төгәл алып баручы итеп күрсәтә. Югары һөнәри осталыгы һәм табиб интуициясе, авыруны дөрес диагностикаларга, нәтиҗәле терапия билгеләргә мөмкинлек бирә.

Фәнисә Җәвит кызы балаларның теш табибы буларак нәни пациентлар белән стоматологик авыруларны профилактикалау буенча аңлату әңгәмәләре үткәрә. Ул аларны ихлас күңелдән ярата, һәр бала белән элемтәгә керә белә. Даими рәвештә үзенең квалификациясен күтәрү белән шөгыльләнә, камилләштерү курсларын үтә, конференцияләргә йөри. Яшь белгечләр өчен яхшы остаз булып тора.

-Һөнәремне яратып башкарам, балаларга ярдәм итә алуым күңелгә җылылык өсти. Коллективыбыз да әйбәт, үзара яхшы мөгамәләдәбез. Без һәрчак бер-беребезгә ярдәмгә әзер, берәр мәсьәлә туса, киңәшләшеп хәл итәбез. Хезмәт юлымны башлаганда төпле киңәшләрен кызганмаган остазларыма рәхмәтлемен. Хәзер яшьләр өчен үзебез дә остаз булдык, практикага килүче талибларны һөнәр нечкәлекләренә төшендерәбез, - ди үз һөнәре остасы Фәнисә Мөхәрләмова.

Шәхси тормышында да бәхетле Фәнисә Җәвит кызы. Тормыш иптәше БРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Айдар Мөхәрләмов белән 30 елдан артык кулга-кул тотынышып, бер-берсен хөрмәт итеп Иске Күктау авылында гомер кичерәләр. Алар ике малай - Альмир белән Айнурны тәрбияләп үстереп, югары  белем  алырга ярдәм иттеләр, олы тормыш юлына чыгардылар. Бүгенге көндә оныклар сөю бәхетенә ирештеләр.

Лира Гәрәева.

Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас