Беренче укытучы хакындагы хатирәләр безне гомеребез буе озата бара. Иң кызыгы шул, ул да үзенең барлык укучыларын хәтерли. Ничәмә еллар үтүенә карамастан, сез аның белән урамда очраша калсагыз да, яки аның янына кунакка керсәгез дә, ул сезне ихлас каршы алачак. Этәй урта мәктәбендә белем биргән Ильфира апа Хәертдинованы, Түбән Череккүл авылында яшәүче беренче укытучы Лүзә апа Мөхәммәтова, 8нче сыйныфта музыка һәм инглиз теле укыткан Лүзә апа Акмалованы зур хөрмәт белән искә алам.
Алар үз үрнәгендә безне гадел, тугрылыклы, тәртипле, кешелекле, ярдәмчел, тырыш булырга өйрәтте. Әти-әниләребезне, картый-картәтиләребезне, якын кешеләребезне кадерләргә, хөрмәт итәргә, олыларга, туган ягыбызны яратырга өндәделәр. Туган авылыгызны, кендек каны тамган туфракны беркайчан да онытмагыз дип әйткән сүзләре бүгенгедәй колакта яңгырый. Кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрелгән дәресләр хәтердә саклана. Аларның һәркайсы үз эшенең чын остасы, яраткан хезмәтен бөтен күңелен биреп, бар көчен һәм тырышлыгын куеп башкаручы педагог булды.
Безне – укучыларыгызны, тәрбияләүгә, олы тормыш юлына әзерләүгә зур өлеш кертүегез, төпле белем бирүегез, акыллы киңәшләрегез өчен әйтеп бетергесез зур рәхмәт сезгә, кадерле укытучыларым.
Светлана ИМАМОВА, хезмәт ветераны. Югары Яркәй авылы.