

«Без-Башкортстанның киләчәге» исеме астында бүген, 17 октябрьдә, Югары Яркәйдәге 4 нче урта гомум белем бирү мәктәбендә квест–уен узды.
Квестның максаты - мәктәп һәм студентлар активын «Беренчеләр хәрәкәте» эшчәнлеге юнәлешләре белән таныштыру. Аларда гражданлык-патриотик тәрбияне үстерү, туган як турында белемнәрен киңәйтү һәм туган як табигатенә сакчыл мөнәсәбәт хисе уяту.
Чарада 5 команда катнашты. Алар «Беренчеләр хәрәкәте» эшчәнлеге юнәлешләренә туры килгән станцияләрдән үтте: Спорт һәм Сәламәт яшәү рәвеше; Патриотизм һәм Медиа; Танып бел һәм Ач; Экология һәм Туризм; Мәдәният һәм Дипломатия.