

-Баланы гаиләгә кабул итәргә теләүче гражданнар, уллыкка алучы яки опекунлыкка кандидатлар өчен «Йөрәк белән туганнар» ачык ишекләр көне уңаеннан 2023 елның 23 ноябрендә 10.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр район хакимиятенең опека һәм попечительлек бүлеге тәрбиягә бала алуны популярлаштыруга юнәлдерелгән консультацияләр оештыра.
-Белгечләр баланы тәрбиягә алу яки опека урнаштыру турында уйланган гражданнарның барлык кызыксындырган сорауларына җавап бирәчәк. Әлеге чараның максаты - һәр баланың гаиләдә үсүе. Ачык ишекләр көненә уллыкка алуга кандидатлар яки опекуннар, тәрбиягә алган ата-аналар мәктәбен тәмамлаган яки баланы уллыкка алу яки опекага алу турында уйлаучылар килә ала.
-Консультация өчен түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә: БР, Илеш районы, Югары Яркәй авылы, Красноармеецлар урамы, 35 йорт, 1 кат, 28 нче бүлмә. Телефон: 8(34762)5-26-96.