

Район мәктәпләре коллективлары якташ сугышчылар өчен гуманитар ярдәм җыюга актив кушылдылар.
-Ишкар урта мәктәбе директоры Илгиз Вәлишин ата-аналар һәм укучылар исеменнән җыю пунктына өйдә эшләнгән банкалы әзерлекләр, азык-төлек, кием-салым, шәхси гигиена әйберләре һәм солдатларга хатлар тапшырды.
-Югары Яркәйдәге 1 нче гимназия коллективы 31 банка өйдә эшләнгән әзерлекләр китерде. Директор Ленара Мифтахова инициативасы белән укучылар окоп шәмнәре ясап тапшырды. Шәмнәр ясау өчен материал гуманитар ярдәм җыю пунктыннан бирелде.
Исегезгә төшерәбез, гуманитар ярдәм җыю пункты түбәндәге адрес буенча урнашкан: Югары Яркәй авылы, Совет урамы, 20 (Яркәй авыл советы администрациясе). Элемтә өчен телефоннар: 8-927-32-82-982, 8-963-137-92-20.