

Безнең районда көнкүреш хезмәте күрсәтү объектлары Яңа елны каршылауга тулысынча әзер. Алар халыкны кирәкле әйберләр белән тәэмин итәргә һәм бу бәйрәм чорында барлык хезмәтләрне күрсәтергә әзер.
Белешмә: районда 78 көнкүреш хезмәте күрсәтү объекты эшли, шуларның 18е бөдрәханә, 5е фотосалон, 7е пәрдәләр һәм махсус кием тегү салоны, 15 транспорт чараларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонтлау объекты, 1 гомуми мунча, 1 мендәр чистарту объекты, 2се аяк киеме ремонтлау, 6сы җиһазлар ремонтлау һәм әзерләү, 3 объект ритуаль хезмәтләр һәм башкалар.
Районның сәүдә, көнкүреш хезмәт күрсәтү предприятиеләре һәм шәхси эшкуарлар тарафыннан инфраструктураны үстерү, объектларны реконструкцияләү һәм модернизацияләү буенча эш алып барылуы, сәүдә тармагында матди-техник база ныгытылуы сөендерә.