Әлеге истәлекле көн кысаларында Түбән Череккүл урта мәктәбендә Әфганстанда хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар Фәрит Шәйхетдинов һәм Халит Рахманов белән мәктәптә очрашу узды. Алар Әфган сугышының фаҗигале көннәрен искә төшерде, яшь буынны үз Ватанын яратырга һәм аны лаеклы яклаучы булырга чакырды.
Очрашуга шулай ук яшьләр эшләре буенча белгеч Гөлназ Шәйхетдинова һәм социаль-мәдәни үзәкнең мәдәни оештыручысы Әлфия Локманова килде. Чара азагында Гөлнара Латыйпова чыгыш ясады һәм әфганчыларга бүләкләр тапшырды.
Чара укучылар башкаруында матур шигырьләр, җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды. Очрашуда катнашучылар һәлак булган сугышчыларны бер минутлык тынлык белән искә алды.
Миләүшә ХУҖИНА. Түбән Череккүл урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча киңәшчесе .