Маяк
+21 °С
Болытлы
Новости
22 февраль 2024, 05:15

Прогрессив алымнар кулланып

Ел әйләнәсенә тырыш хезмәт салып, миллионлаган табыш алучы “УРОЖАЙ” токымчылык заводы җәмгыяте - алдына куйган максатларын уңышлы тормышка ашыручы районның алдынгы хуҗалыкларының берсе.

Прогрессив алымнар кулланыпПрогрессив алымнар кулланып
Прогрессив алымнар кулланып

Биредә комплекслы чаралар кулланылып, заманча терлекчелек биналары төзелә, инновацион җиһазлар, технологияләр һәм нәселле терлек сатып алына. Инвестицион проект - сөт комплексы җәмгыятьтә нәтиҗәле эшли.

Күптән түгел район авыл хуҗалыгы белгечләре, хуҗалыклар, КФХ җитәкчеләре, ветеринария табиблары һәм малларны ясалма орлыкландыру техниклары катнашлыгында терлекчелеккә багышланган оператив киңәшмә үтте. Муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин чараны ачып, җәмгыятьнең сөт савып алу, продукция җитештерү буенча флагман булуын, республикада, шул исәптән районда тулай савым буенча иң күп продукция алуга ирешүен, болар барысы да Русия Федерациясенең һәм Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Айдар Мөхәрләмовның тәҗрибәле җитәкчелеге аркасында ирешелүен билгеләде.

Киңәшмәдә терлекчелек буенча директор урынбасары, җәмгыятьнең баш ветеринария табибы Радик Харисов, баш зоотехник Динар Нуртдинов терлекләрне ашату технологиясенә, көтү белән идарә итү системасына конкрет тукталды, азык цехы эшчәнлеге, кышкы чорда малларны ашату үзенчәлекләре белән таныштырды. Әйткәндәй, җәмгыять комплексында өч сыер торагы, саву залы, бозаулар торагы бар. Инженер-техник инфраструктура яңа технология буенча төзелгән. Сыерлар торагы югары продуктлы маллар белән тулы. Бүгенге көндә комплекста 3500 дән артык терлек асрала. Көн саен 600 центнердан артык сөт савып алына, бер сыердан уртача савым 25-30 кг туры килә.

Бүгенге көндә биредә барлыгы 1870 сыер савыла. Үзләрендә үстерелгән ашлыкны терлекчелектә мул кулланалар. Сөтне күбрәк җитештерүгә һәм сыйфатлы булуына максат куеп, туклыклы азык әзерлиләр. Катнашазык үзләрендә бар таләпләргә ярашлы әзерләнеп, һәр башка – 40 кг артык, монокорм 14 кг исәбеннән бутап бирелә. Катнашазык составында фураж, шрот, акбур, премикс, тоз кушыла, монокормда сенаж, силос, печән, патока бергә боталып, малларга таратыла.

Билгеле булуынча, Русия Президенты биологик калдыклар белән эшне тәртипкә китерүче законга кул куйды. Аңа ярашлы, үләт базларын эксплуатацияләүнең бердәм тәртибе һәм яңаларны төзүне тыю кертелә.

Русиядә 14 мең үләт базы бар, шуларның 46 проц. эшли һәм биологик хәвефсезлеккә куркыныч тудырырга мөмкин. Терлекләр каберлекләренең бердәм федераль реестрын булдыру планлаштырыла. Аны Россельхознадзорның «Цербер» системасы базасында алып барачаклар. Реестрга барлык терлекләр каберлекләре турында мәгълүмат кертеләчәк, бу биологик калдыкларны эзләп табуны тәэмин итәчәк.

Закон 2025 елның 1 мартыннан үз көченә керә. Биологик калдыкларны юк итү һәм терлекләр каберлекләрен бетерү объектларын тотуның һәм эксплуатацияләүнең кайбер үзенчәлекләренә кагылышлы пунктлар 2024 елның 1 сентябреннән эшли башлаячак. Уртача куркыныч биологик калдыклар өчен элек төзелгән терлек каберлекләрен эксплуатацияләү 2030 елның 1 гыйнварына кадәр рөхсәт ителә.

Әйтергә кирәк, “Урожай” токымчылык заводы җәмгыяте бу җәһәттән заманча алымны кулланып, терлек һәм органик калдыклар юк итү крематоры сатып алып урнаштырган. Крематорга  50 килограммнан алып өч тоннадан артык сыешлы калдыклар салырга мөмкин. Агрегат аларны 6 сәгать дәвамында көлгә әйләндерә. Шул вакыт эчендә ул 200 литр ягулык яндыра. Чарада катнашучылар җиһазның эшчәнлеге белән танышты, кызыксындырган сораулар бирде.

Киңәшмәнең практик өлеше Иске Күктау авыл мәдәният йортында булды. Анда район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илдар Нәбиев терлекчелек тармагының еллык торышына анализ ясады, киләчәккә планнар аныклады.

Татарстан Республикасыннан килгән вәкилләр – “ЛИРА Фарм” җәмгыяте технологы Ленар Әһләмов – терлекләрнең азыгы, кан анализы, азыкларның үзләштерүчәнлеге, компаниянең үсеш буенча директоры Дмитрий Родченко - катнашазык, аксым-витамин-минераль комплекслар, “Уралбиовет” җәмгыятенең ветеринария консультанты Виталий Яковлев, “Ярвет” җәмгыятеннән Фәрит Сәлахов терлекләрдә авыруларны дәвалау һәм профилактикалау һ.б. турында сөйләде.

Шунысы игътибарга лаек, җәмгыятьтә заманча технологияләр кулланылып, шулар рәтендә яңача алым файдаланыла.

Заманча хуҗалык итү рәвешен алып барган хуҗалыкның уңышларының артында җитәкчедән башлап, гади терлекчегә, механизаторга кадәр һәркайсының намуслы, тырыш хезмәте ята. Прогрессив алымнарны, заманча камилләшкән технологияләрне куллану, иң мөһиме, хезмәткәрләрнең тырышып тир түгүе нәтиҗәсендә тармак арытаба да үсеш алуын дәвам итә. Аларның нәтиҗәле эшләве социаль мәсьәләләрне уңай хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА. Гөлнур ХӘЛИМУЛЛИНА фотосы.


Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас