+22 °С
Яңгыр
Урмәт авылының мәдәният йортында “Җиңү өчен! Безнең өчен! Ватан өчен!” марафоны кысаларында сугышчыларга ярдәм итү уңаеннан хәйрия концерты узды.
Чарада талантлы иҗади үзешчән коллективлары, мәктәп укытучылары һәм укучылары, авыл советы администрациясе вәкилләре катнашты. Алар тамашачыларны Ватанга мәхәббәт, ярдәм итү һәм җиңүгә ышаныч белән тулы чыгышлары белән сөендерделәр. Бу искиткеч чара бердәмлек һәм патриотизмның якты чагылышына әверелде.