Маяк
+21 °С
Болытлы
Новости
15 апрель 2024, 09:10

Милли көрәш турнирында

13 апрельдә "Чишмә" спорт-сәламәтләндерү комплексы залында милли көрәш буенча республика турниры узды.

Милли көрәш турнирындаМилли көрәш турнирында
Милли көрәш турнирында

Көрәшчеләрнең шәхси ярышларында Чишмә, Аургазы, Илеш, Дәүләкән, Мәләвез, Бишбүләк районнарыннан һәм Уфа шәһәреннән йөзгә якын спортчы катнашты.

Турнир махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә багышланды.

Безнең районны М.Гәрәев исемендәге спорт мәктәбе укучылары тәкъдим итте, тренер - Илдар Зөлфәт улы Ямалиев. Нәтиҗәләр түбәндәгечә билгеләнде:

-Авырлык категориясе - 75 кг.

3 урын - Ямалиев Айнур.

-Авырлык категориясе - 60 кг.

1 урын - Вәлиханов Илнур.

3 урын - Әкрамов Айдар.

3 урын - Әхмәтов Айнур.

Авырлык категориясе 55 кг.

3 урын - Данилов Аким.

-Авырлык категориясе - 50 кг.

1 урын - Әһлетдинов Ильяр.

2 урын - Муллаянов Әмир.

-Авырлык категориясе - 40 кг.

3 урын - Сәләхов Тимур.

М. Гәрәев исемендәге спорт мәктәбе администрациясе команда тренеры Илдар Ямалиевны, шулай ук спортчыларны уңышлы чыгышлары белән котлый, аларга ныклы сәламәтлек, бетмәс энергия һәм спортта яңа җиңүләр тели!

Чыганак

Милли көрәш турнирында
Милли көрәш турнирында
Милли көрәш турнирында
Милли көрәш турнирында
Милли көрәш турнирында
Милли көрәш турнирында
Милли көрәш турнирында
Милли көрәш турнирында
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас