Чарада муниципаль район хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Рөстәм Вәлиуллин, Ябалак авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Рөстәм Гыйлемханов, мәрхүмнең туганнары, якыннары, авылдашлары, мәктәп укучылары катнашты. Яуда һәлак булганнар бер минут тын калып искә алынды, һәйкәлгә чәчәкләр салынды. Яугир Рәсимә һәм Булат Ханнановлар гаиләсендә туып үсте. Ринат -минем укучым иде, уку елларында үзен бары тик яхшы яктан күрсәтеп, спортны яратып, чыныгып, кечкенәдән эшкә өйрәнеп үсте. Илеш урта мәктәбен тәмамлау белән армия сафларына юлланды. Чечен Республикасында ике ел бурычын үтәгәннән соң, контракт төзеп, хезмәтен дәвам итә. 2015- 2016 елларда Луганск һәм
Донецк республикаларын азат итүдә катнаша. Арытаба Вагнер шәхси хәрби компаниясе белән контракт төзеп, Сирия, Африка илләрендә хәрби операцияләрдә взвод командиры буларак хезмәт итә. Кызганычка каршы, авылдашыбыз узган елның сентябрендә Сириядә хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак була. Яугир “Батырлык”, “Каһарманлык өчен” һ.б. орден-медальләр белән бүләкләнгән.
Зинура ГЫЙЛӘҖЕВА. Илеш авылы.