Маяк
+21 °С
Болытлы
Новости
19 Май 2024, 05:00

Законнар таләпләре үтәлсен

“Орлыкчылык турында”гы федераль закон таләпләренә ярашлы рәвештә, авыл хуҗалыгы үсемлекләре орлыкларын җитештергәндә ген-инженер-модификацияләнгән организмнар булган орлыкларны, экспертизалар һәм фәнни тикшеренүләр үткәрү өчен мондый орлыкларны чәчүдән тыш, куллану тыела.

Әгәр орлыкларда генинженер-модификацияләнгән организмнар ачыкланган очракта, аларны тикшергәндә чәчүлекләрнең яки орлыкларның хуҗасы өч көн дәвамында авыл хуҗалыгы үсемлекләре орлыкчылык өлкәсендә федераль дәүләт контролен гамәлгә ашыручы Россельхознадзор белгечләренә хәбәр итәргә тиеш.

Мондый чәчүлекләрне яки орлыкларны федераль башкарма хакимият органнарының вазифалы шәхесләре катнашлыгында заключение алганнан соң 15 көн эчендә юк итәргә тиеш. Бу гамәлләр РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының 346нчы боерыгы белән расланган «Ген-инженер-модификацияләнгән организмнар булуы ачыкланган авыл хуҗалыгы үсемлекләренең чәчүлекләрен (утыртуларын) яки орлыкларын юк итү тәртибе» документы белән регламентлаштырыла.

Шулай ук идарә орлык җитештерү һәм авыл хуҗалыгы үсемлекләрен үрчетү өчен билгеләнгән авыл хуҗалыгы үсемлекләренең орлыкларын сортлы һәм чәчү (утырту) сыйфатлары күрсәткечләренә , шулай ук аларда ген-инженер-модификацияләнгән организмнарның булуына тикшерү кирәклеген искә төшерә.

Русия Федерациясе законнарының югарыда күрсәтелгән нормаларын үтәмәгән өчен РФ Административ хокук бозулар кодексының 10.12 маддәсенә ярашлы рәвештә административ җаваплылык каралган.
Россельхознадзорның Башкортстан Республикасы буенча идарәсе.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас