Конкурс нәтиҗәләре буенча Ябалак авылының Тимерхан Нәҗмиев исемендәге урта мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Арина Таҗетдинова - икенче, Инсаф Вәлиев өченче урынга лаекка булдылар (җитәкчеләре - Динә Фәнзил кызы Галиуллина).
«Урал батыр» эпосын һәм башка башкорт халык эпослары өзекләрен сәхнәләштергән командалар арасында Иске Кыргыз авылы урта мәктәбе укучылары коллективы өченче урынны алды, шулай ук «Иң яхшы костюмлаштырылган образ» номинациясендә җиңүче Дипломы белән бүләкләнде (җитәкчесе Зәлифә Дәнифов кызы Рамазанова).
Укучыларны һәм остазларны ихлас күңелдән котлыйбыз, яңадан-яңа җиңүләр телибез!