Ана капиталын гаиләдәге теләсә кайсы баланың белем алуына түләү өчен кулланырга мөмкин. Әмма сертификат бирелгән балага өч яшь тулу мөһим.
Бала туганнан соң ук ана капиталы акчаларын кулланырга мөмкин, әйтик, мәктәпкәчә белем бирү программалары буенча белем бирү хезмәтләре яки мәктәпкәчә белем алу белән бәйле башка чыгымнар өчен түләү.
Ана капиталы белән балалар бакчасында һәм мәктәптә, урта махсус уку йортында, югары укуйортында һәм хәтта автомәктәптә күрсәтелә торган түләүле белем бирү хезмәтләре өчен түләргә мөмкин.
Уку башланган көнгә бала 25 яшьтән кечерәк булырга тиеш. Белем бирү хезмәтләре күрсәтүче оешма яки шәхси эшкуар Русия территориясендә булырга һәм белем бирү хезмәтләре күрсәтүгә лицензиягә ия булырга тиеш.
Ана капиталы акчалары белән эш итү турында гаризаны дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетта, Социаль фондның Башкортстан Республикасы буенча клиентлар хезмәтендә яки күпфункцияле үзәктә бирергә мөмкин. Гариза хупланганнан соң, акча 5 эш көне эчендә күчерелә.
Пенсия һәм социаль иминият фонды бүлекчәсе.