Маяк
+21 °С
Облачно
Новости
1 Августа 2024, 06:00

Яңа комплекс төзеләчәк

Эшкуарлык сәгатьләре –Республика Башлыгы Радий Хәбиров керткән иң беренче тармак сәгате. Үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтеп, ул күп кенә башка тармаклар һәм өлкәләр буенча хезмәттәшлекнең эш форматы буларак кертелде.

Яңа комплекс төзеләчәкЯңа комплекс төзеләчәк
Яңа комплекс төзеләчәк

Муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин һәм «Урожай» токымчылык заводы җәмгыяте директоры Айдар Мөхәрләмов Республика йортында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән «Эшкуарлык сәгате»ндә катнашып, алар заманча товарлыклы - сөтчелек фермасы, 1500 сыерга исәпләнгән роботлаштырылган терлекчелек комплексы төзү проектын тәкъдим итте.

1,4 млрд сумлык әлеге проект алынган сөт күләмен тәүлегенә 35 тоннага кадәр арттырырга мөмкинлек бирәчәк һәм, әлбәттә, җитештерүдә өстәмә эш урыннары булдырылачак.

«Эшкуарлык сәгате»йомгаклары буенча әлеге проект өстенлекле статус алды, инвесторның нәселле маллар сатып алу чыгымнарының бер өлеше субсидияләнәчәк.

«Эшкуарлык сәгате» - Башкортстан Республикасының инвестицион сәясәтенең төп коралы булып тора. Инвестицион совет утырышларының бу форматы Русиядә иң яхшы практикаларның берсе дип танылды. Ул республикага инвестицияләр саны буенча алдынгы төбәкләр рәтенә керергә, инвестпроектларны гамәлгә ашыруны тизләтергә, югары вазыйфалы шәхестән гарантияләр алырга һәм ведомствоара характердагы катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек биргән уникаль системалы корал.

Эшкуарлык сәгатьләре республика дәрәҗәсендә нәтиҗәле булуын күрсәтеп, Радий Хәбиров кушуы буенча республиканың барлык муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында кертелде. Безнең районда да ул даими рәвештә оештырыла һәм үз нәтиҗәсен бирә.

Лилия Йосыпова.

Автор:Айгуль Шабутдинова
Читайте нас