«Башкортстанның төп кыйммәте - аның кешеләре, 4 миллионнан артык кешедән торган гаять зур күпмилләтле халкы. Русия Федерациясе Президентының бервакыт әйткән сүзләрен хәтерлисездер: Башкортстанда, су тамчысыдай, бөтен русиябез, аның мәдәниятләре, диннәре, телләре күптөрлелеге, Халыклар дуслыгы чагылыш таба». (Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий хәбировның 2023 елның 3 декабрендә ВДНХда «Русия» халыкара күргәзмә-форумында башкортстан көнен ачу тантанасындагы чыгышыннан).
Чарада сәламләү сүзе белән Андреевка авыл советы авыл биләмәсе башлыгы Әсхәт Закиров чыгыш ясады.
- Территориядә район халкы бердәм яши, авылның көнүзәк проблемаларын бергәләп хәл ителүе куанычлы. Авыл халкы яшәешен яхшыртуга юнәлдерелгән төрле федераль, республика программалары, проектлар киләчәктә дә тормышка ашырылып торсын. Без, үз чиратыбызда, кулдан килгәнен эшлиячәкбез”, - диде ул.
Муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Рәмил Хәертдинов җыенда катнашучыларны делегатлар сайлау кагыйдәләре һәм съезд үзенчәлекләре белән таныштырды. Мари халкының дүрт елга бер тапкыр уздырыла торган Бөтенрусия съездына республикадан барлыгы 77 вәкил барачак. Җыенда катнашучылар делегат кандидатураларын тәкъдим итте. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча районнан делегат итеп Кызыл Октябрь авылында яшәүче Филипп Байтуков сайланды. Чара урындагы халыкның иҗади чыгышлары белән тәмамланды. Мари телендә милли биюләр, җырлар гражданнар җыенын бизәде.
Лира ГӘРӘЕВА.