Агымдагы елда безнең район буенча ике укытучы грантка ия булды. Шуларның берсе Югары Яркәйдәге 4нче урта мәктәбенең югары категорияле укытучысы Фирүзә Сафина.
Җыйнак кына гәүдәле, бөтерчек кебек җитез бу ханымның рухи көченә, тырышлыгына сокланмый мөмкин түгел. Аның нәзберек иңнәрендә авыр, җитди вазифа – ул татар теле укытучысы. Үз һөнәре остасы Фирүзә Әфка кызы ТРның Яр Чаллы дәүләт педагогия институтын уңышлы тәмамлап, балаларда туган телгә мәхәббәт тәрбияли.
Кечкенәдән хыялланган һәм үзенә туры килә торган һөнәр сайлап, гомер буе шуңа тугры калган педагог ул. Тәҗрибәле мөгаллимә 25 ел балаларга татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирә. Ф.Сафина татар хатын-кызларына хас булган тыйнаклык һәм зәвыклылык, үз эшенең бар нечкәлекләрен белү, җаваплылык хисе, таләпчәнлек кебек сыйфатларга ия. Укучыларында ышаныч уятуны, аларны шәхес итеп ачуны максат итеп куя. Үз тарихыбызны, узган юлыбызны, гасырлар дәвамында формалашкан телебезне, традицияләребезне, үзаңыбызны, мәдәниятебезне киләчәк буыннарга тапшырырга тырыша. Шул рәвешле, төрле уку елларында татар теле һәм әдәбияты буенча район һәм республикада күләмендәге олимпиада һәм конкурсларда җиңүче укучылары бихисап.
- Уйлап карасаң, укытучы ул сәхнәдәге артист кебек. Әгәр дә син дәрестә ялкынланып шигырь сөйли алмыйсың икән, син бервакытта да балада шигърияткә мәхәббәт хисе тәрбияли алмаячаксың. Бала күңеленә ачкыч табар өчен төрле рольләргә керергә кирәк. Чын укытучы булыр өчен гомер буе укырга, яңалыкка омтылырга, заманча укыту технологияләрен өйрәнергә, иң мөһиме балаларны яратырга һәм хөрмәт итә белергә кирәктер, дип саныйм мин. Үз һөнәреңне яратып, хезмәтеңә күрә хөрмәтен дә тоеп яшәүдән дә зур бәхет бар микән, - ди Фирүзә Әфка кызы.
Татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калудагы зур эшләре өчен укытучы Бөтендөнья татар конгрессының Башкортостандагы вәкиллеге җитәкчелегенең, Р. Миңнуллин исемендәге ярдәм фондының күпсанлы Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары, Дипломнар белән бүләкләнгән. Тырыш, максатчан укытучының нәтиҗәле хезмәте Башкортостан Республикасы Хөкүмәтенең “Иң яхшы туган тел укытучысы-2024” Республика конкурсының акчалата бүләге белән билгеләнде.
“Конкурста җиңеп, Республика Башлыгы грантына ия булуыма бик шатмын. Мондый грантлар – социаль әһәмияттәге гражданлык проектларын тормышка ашыруда мөһим алым. Әлеге грант белем даирәсен киңәйтүгә, кабинетны җиһазландырырга, яңа заманча корылмалар алырга булышлык итә”, - дип сөенече белән уртаклаша Фирүзә Сафина.
Лира КӘБИРОВА.