Маяк
+22 °С
Яңгыр
Новости
8 сентябрь 2024, 07:00

Эшнең кызган мәле

Аграрийлар өчен быелгы җәй чынлап та сынауга тиң. Җәйнең икенче яртысы койма яңгырлы булуы аркасында хуҗалыкларга уңыш җыйнауда комачаулык тудырды.

Эшнең кызган мәлеЭшнең кызган мәле
Эшнең кызган мәле

Район буенча бүгенге көндә уртача гектар куәте 22,2 ц. тәшкил итә. Авыл эшчәннәре тир түгеп үстергән игеннең бөртеген дә әрәм итмәскә тырышып көч сала. Алар аяз көннең һәр минутын отышлы файдаланып калырга ашыгып, бар көчне уракка юнәлтә. Бу җәһәттән «Агыйдел» җәмгыяте хезмәтчәннәре сынатмый. Биредә шактый тәҗрибә туплаган кыр батырлары тир түгә. Урып-җыю эшләренең тәртибен белү, төзек техника үстерелгән уңышны югалтусыз җыеп алырга мөмкинлек бирә.

- Җәмгыять идарәсе басучылык уңышын күтәрү юнәлешендә эзмә-эзлекле эш алып бара. Гектар куәтен арттыру өчен чәчү нормасын үтәүгә аеруча зур игътибар бирдек. Бодай, арпа чәчүлекләре гербицид белән эшкәртелеп, барлык чаралар вакытында үтәлсә дә, узган елгы уңышны алып булмый. Арпа культурасы 654 га суктырылып, уңышы 18,3 центнер булды. Хәзер бар көч бодай уңышын җыеп алуга юнәлтелә, - ди баш агроном Марат Әдеһәмов.

Әйтергә кирәк, җәмгыятьнең 5189 гектар сөренте җире исәпләнеп, 2176 - бодай, 308 – арыш, 110 – борчак, 717– арпа, 32 - вика, 613 - солы, техник культуралардан 511 га - кукуруз, 430 – көнбагыш, 292 га күпьеллык үләннәр били.

Бүгенге көндә хезмәтчәннәр бодайның 284 гекарлы басуында тир түгә. Аның уртача гектар куәте чагыштырмача сөенерлек, 32,5 центнер тәшкил итә. Әлеге культураны хуҗалыкның уңган механизаторы Олег Иванов “Чулпан” чапкычында тезмәләргә салган. Ул көненә 50 гектар мәйданда эш башкара. Тәҗрибәле комбайнчылар Марат Бакиров, Булат Латыйпов, Зәбир Гаязов яңа уңышны суктыра. Водительләр Дамир Шәяхмәтов, Мәгариф Хаҗиев, Радмир Фәрваҗев, Раил Фәрваҗев өзеклекләргә юл куймыйча ташып тора.

Машинистлар Мирзәлиф Шәйхалиев, Рәсим Бакиров, Хәлим Мөҗипов яңа уңышны кабул итеп, чистартып тора. Үлчәүче Фәйрүзә Сөләйманова ашлыкның исәбен төгәл алып бара, эшне контрольдә тота. Орлыклар җитәрлек күләмдә туплана.

Киләсе ел уңышы өчен җир эшкәртелеп, ул механизатор Фәнзил Камаловка ышанып тапшырылган.

Печән, салам хәзерләүдә авыл уңганнары – Алмаз Талипов, Рәзиф Хурамшин, Олег Иванов чапса, Роберт Нурисламов рулонлый. Шулай ук пай җирләре өчен халыкка бушлай ике төргәк салам, 1 центнер исәбеннән ашлык бирелә.

Басуда эшләүчеләр 2 тапкыр кайнар аш белән тукландырылып, повар Ирина Насыртдинова тәмле ризыклар белән сыйлый. Ватылу очрагына эретеп ябыштыручы, слесарь һ.б. техника ремонтына кагылышлы белгечләр әзер. Бу көндәлек планлаштырылган эшне башкарып чыгуда отышлы чара булып тора. Гомумән, биредә һәр җирдә тәртип, бар көч үстерелгән уңышны югалтуларсыз җыеп алуга юнәлтелгән.

Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.

Эшнең кызган мәле
Эшнең кызган мәле
Эшнең кызган мәле
Эшнең кызган мәле
Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас