Башкортстанда яшәп иҗат итүче халык язучысы, филология фәннәре докторы, Башкортстан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы профессоры, якташыбыз, Илеш районының Почетлы гражданины Суфиян Шәмсетдин улы Поварисовның исеме узган гасырның икенче яртысыннан алып күпләргә таныш. Гарасатлы сугыш юлларын үтеп, зур батырлыклар күрсәткән райондашыбызга озын гомер юлында күпне күрергә, күпне кичерергә туры килә. Тыпый авылында туып үскән малай бәләкәйдән үк авыр хезмәтне үз җилкәсендә татый. Бөек Ватан сугышының утлы юлларын үтеп, Алманиянең үзенә үк барып җиткән яшь солдат Суфиян, сугыштан соң Казан педагогия институтының тарих-филология факультетында белем ала. Аннан Уфага кайтып татарча чыгучы «Кызыл таң» гәзитендә эшли башлый. Бераздан мөгаллимлеккә һәм гыйльми эшчәнлеккә сәләте булган яшь белгечне Башкорт дәүләт университетына эшкә чакыралар. Ул анда татар һәм урыс теле кафедрасында талибларга белем бирә. Биредә үзе докторлык диссертациясе яклап кына калмый, ә аспирантларның гыйльми җитәкчесе дә була ул һәм фән кандидатлары, докторлар әзерли.
Төп эш урыны университетта мөгаллимлек кылу булса да, Суфиян ага гомере буе әдәби иҗат белән шөгыльләнергә дә форсат таба. Берничә романы, повесть-хикәяләре дөнья күрде аның.
Мәшһүр әдип Галимҗан Ибраһимовның тормыш һәм иҗат юлына багышланган трилогия-эпопеясе белән ул әдәбиятыбызда аеруча мактаулы баскычка менде. Гәзит-журналлардагы үткер публицистик язмалары белән дә еш чыгыш ясады Суфиян ага.
Олпат галим, педагог һәм әдип Суфиян Шәмсетдин улы 90 яшен билгеләнгән елда да ялкынланып эшләп, иҗат итә. Калын-калын өч китап бастырып чыгара. “Ак каенлы Илешем” китабына - поэмалары, шигырьләре һәм күренекле шагыйрьләр иҗатын яктырткан мәкаләләре, ә “Авылымның алсу таңнары”на 11 сәхнә әсәре кергән. Татарстан китап нәшриятында басылган “Утлы дуга кыңгыравы” романы сугышта алып барылган көндәлегенә нигезләнеп язылган. Анда Курск дугасы вакыйгалары сурәтләнгән.
Халык язучысын искә алу кичәсенә Уфадан, Татарстаннан мәртәбәле кунаклар килгән иде. Аларарасында Суфиян Поварисовның кызы Клара Поварисова, оныгы Лилия Нигъмәтуллина, Башкортстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Тәнзилә Дәүләтбирдина, танылган драматург Наил Гаетбаев, шагыйрә Фәния Габидуллина, «Кызыл таң» гәзите баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов, профессор, филология фәннәре докторы Илшат Насыйпов, ТРның Актаныш районы ветераннар советы рәисе Нурулла Нурлыев һ.б. бар иде. Шулай ук чарада Илеш-Баймак дуслыгының 60 еллыгына багышланган кичәгә килгән Баймак делегациясе дә катнашты.
Чараны муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмил Хәертдинов ачып, хәтер кичәсенә җыелганнарны сәламләде. Рәмил Назыйм улы “Ак каенлы Илешем” район әдәби-иҗат конкурсында җиңүчеләрне котлап, бүләкләр дә тапшырды. Агымдагы елда Суфиян Поварисов исемендәге район премиясе булдырылды. Әлеге премиянең беренче лауреатлары - Илеш мәгълүмат үзәгенең ветеран-журналисты Гөлфинә Сәлимова белән Илеш районы башкортлары корылтае рәисе Илшат Сибәгатуллин.
«Ак каенлы Илешем» искә алу кичәсендә Бөек Ватан сугышы ветераны, галим, көчле әдип Суфиян Шәмсетдин улының биографиясен, тормышын, иҗатын һәрьяклап ачып, аның гыйльми, педагогик һәм әдәби эшчәнлегенә югары бәя бирелде. Шулай ук чара хатирәләргә, истәлекләргә, җыр-моңга да бай булды. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Эльвира Миңнеголова режиссерлыгында “Чагыл” халык театры «Авылымның алсу таңнары» спектакленнән өзек тәкъдим итеп, алкышларга күмелде.
Дәрманлы эшләп, җимешле иҗат итеп районның мәдәни үсешенә һәм халыкны тәрбияләүгә зур өлеш керткән БР халык язучысы, про- заик, драматург, публицист, критик, филология фәннәре докторы, якташыбыз Суфиян Шәмсетдин улы Поварисов илешлеләр күңелендә мәңге сакланыр.
Лира КӘБИРОВА.