Әйтергә кирәк, май аенда Баймакта ике район иҗатчыларының зур әдәби-мәдәни очрашуы узган иде. Ниһаять, баймаклылар Илеш җиренә кунакка килде. Илешлеләр кунакларны Лаяшты авылында каршы алып, “Ахирәтләр” фольклор ансамбленең җыр-моңнары аларны дәртләндереп җибәрде. Арытаба баймаклылар Андреевкада булып, алар туган якны өйрәнү музеендагы бай эчтәлекле композицияләр белән танышты. Иске Кыргыз авылында китапханәдә, мәдәният йортында булып, мәктәптәге туган якны өйрәнү музеен Илгиз Сәетгәрәев үткәргән мавыктыргыч экскурсиядә кызыксынып карады.
Район үзәк китапханәсендә ике районның да китапханә хезмәткәрләре үзләренең бай тәҗрибәсе белән уртаклашты, киләчәккә планнар билгеләде, китапханәләр каршында эшләп килгән «Йәнгүзәй» әдәби берләшмәсе һәм «Илһам» әдәби-музыкаль клубы әгъзалары ялкынлы иҗат җимешләре белән уртаклашты.
Чараны район үзәк китапханәсе директоры Айгөл Якупова ачып, бирегә җыелучыларны сәламләде. Баймак үзәк китапханәсе директоры, делегациянең җитәкчесе Зилә Мортазина илешлеләрне сәламләп, баймаклылардан кайнар сәламнәр җиткерде.
-Ике районның китапханәләре арасындагы дуслыкка 2020 елда нигез салынды. Урындагы иҗатчыларның очрашуы зур әһәмияткә ия. Чөнки алар тәҗрибә уртаклаша, илһам алып кайта. Шушы очрашулар нәтиҗәсе булып матур-матур әсәрләр тусын дигән теләктә калам, - диде ул үз чыгышында.
Очрашуда китапханәчеләр Гөлназ Гомәрова, Рәйхана Булатова, Асия Ульябаева, Фәния Мәҗитова үзләре җитәкләгән китапханәләр эшчәнлеге белән таныштырды. Алар кунакчыл илешлеләргә соклануларын, сәфәрләренең тәэссоратларга бай булуын ассызыклады.
Чарада катнашкан “Йәнгүзәй” әдәби берләшмәсе җитәкчесе Айгөл Иделбаева әдәби берләшмәнең тарихы, эшчәнлеге белән җентекләп таныштырды. Ул әлеге оешманы 2002 елдан җитәкли, үзе дә актив иҗат итә. Ул үзе язган шигырьләрен укып ишеттерде, китапларын бүләк итте.
Русиянең халык мәгарифе отличнигы, Башкортстанның атказанган укытучысы Рәйсә Исәнбаеваның, илешле, бүгенге көндә Баймакта гомер кичерүче баянчы, җырчы, композитор, шагыйрь Мөхәммәт Минбагисовның, мәгариф ветераны, Башкортстанның мәгариф алдынгысы Нәфисә Мәмбәтованың, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Баймак районының Б.Вәлид исемендәге премиясе лауреаты, күп кенә китаплар авторы, “Йәнгүзәй” әдәби берләшмәсенең актив әгъзаларының берсе Борис Хәйретдиновның, “Илһам”чылар Рәсилә Басыйрованың, Эльмира Насыртдинованың һ.б. шигъри-моңлы чыгышлары һәркем күңеленә үтеп керде.
Очрашуны “Илһам” әдәби-музыкаль клубы җитәкчесе Клара Хәлиуллина алып барды.
Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.